» » Тамашачы күңеленә үтеп кереп

Тамашачы күңеленә үтеп кереп

28-02-2017, 08:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 445 | Комм.: 0
Кино елына багышланган “Талантларның мең төсе” район үзешчәннәре фестивалендә Рапат авыл Советы авыл биләмәсенең сәнгатьсөярләре әзерләгән чыгышлар көнүзәклеге, башкару осталыгы һәм сайланган тематикасы белән дә зур биеклеккә иреште.
Тамашачыларның игътибарын тәүдә “Рапат — сәләтлеләр, уңганнар төбәге” дип аталган күргәзмә җәлеп итте. Анда оста куллар тудырган могҗизага сокланып туярлык булмады. Өлкәннәр арасында да гүзәл-лек тудыручы, матурлыкка гашыйк кешеләр күп. Күргәзмәдә төрле һөнәр ияләренең кул эшләре урын алган иде. Тамаша карарга җыелган һәркем күркәм эшләрне карап сокланганнан соң залда урын алды.
Рапатлылар биючеләре белән данлы. Баскан җирдә ут чыгаручы дәртле яшь-җилкенчәк тупланган “Мирас” бию коллективы — районның йөзек кашы. Тамаша алар башкаруында “Яшьлек” биюе бе-лән башланып китте. Җыр-моңга һәвәсләр бәйгесендә Айдар Гыйз-зәтуллин, Гөлфинә Ишморатова башкаруындагы “Йөрәкләрне тамгаладык” дуэты тамашачы күңеленә хуш килде. “Моң” хатын-кызлар ансамбле “Туган тел”, “Авылымның айлы кичләре” җырларын тигез һәм матур башкарды. Күмәкләп тә, парлап та биеде яшьләр, ялгыз башкаручылар да булды. “Катюша” кашыкчылар ансамблен тамашачы быел да кайнар алкышлап каршы алды. Бу юлы да ансамбль әгъ-заларының чыгышы программага ямь өстәде. Шигърияткә дә зур урын бирелгән. Нәфис сүз остасы Айгөл Шәрәфиева күңел түрләреннән урын алырлык итеп шигырь укыды. Бу якларда талантлы җырчылар бик күп. Гөлназ Гарифуллина – җырчылар арасында иң активы. Аның башкаруындагы җырлар да тамашачылар күңеленә хуш килде. Сәхнәдә килеш-килбәте, үзенә генә хас җырлау осталыгы белән танылган һәвәскәр моң иясе Роберт Нәбиуллин “Олы юлның тузаны” җырын тамашачы күңеленә барып җитәрлек яңгыратты, зал аны алкышларга күмде.
Фестиваль Кино елына багышлан-ганлыктан, нәфис сүз остасы тарих битләрендә калган шәхесләрне, талантлы кешеләренең дә берничәсен атап китте. Оештыручы таланты югары дәрәҗәдә булган укытучы Сәгыйть Билал улы Идрисов авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң алдынгы колхоз җи-тәкчесе булып данланды. Дәһшәтле яу яланнарында яугирләрнең сәламәтлеге сагында торучы санитар булып эшчәнлеген башлаган Әсгать Мәс-
гуть улы Кинзин гомере буе авылдашларының сәламәтлеге сагында булды. Музыкаль яки хореографик белеме дә булмаган, Ходай биргән таланты белән Мәскәү сәхнәләрен дер селкеткән Ә.Гарипов та мактаулы исемгә лаек булган, ул бик күп бию-ләре белән кино тасмаларында уе-
лып калган. Укытучылар коллективы да үзешчән иҗаттан читтә калмый. Алар башкарган “Җиңгиләр” биюен дә тамашачы яратып карады. Олы апалар башкарган “Шәл бәйләдем” башкорт биюен дә тамашачы яратып өлгерде, күтәренке кәеф белән кабул итте, бию барышында ук кул чабып утырды. Әлбәттә, нинди генә концерт-фестивальне алсаң да, аның җаны, үзәге — алып баручыда. Оста баш-каручы, чыгышларга җитәкчелек сәләте белән ихтирам яулаган Айгөл Шәрәфиева үз эшенә иҗади караган:чыгышлар барышында һәр катнашучыны матур итеп чакырып чыгарды, бербөтенлек саклап, сай-ланган темадан читләшүләргә юл куймады, сәхнәнең бер генә минутка да буш торуына китерерлек сәбәпләр дә булмады. Кыскасы, бәйгенең тәэсир көчен арттырырга омтылды, һәммәсен үзбиеклегендә тотты.
Рапатлыларның һәр чыгышы да күңел кылларын тибрәтеп, йөрәккә дәва, җанга рәхәт биреп торды. Тамашачылар күңелле ял итеп, горурлык хисе тоеп, күтәренке кәефтә таралды.

Әзерләде: Илсөяр Хәйбрахманова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: