» » Олуглыклар тырышканнан килә

Олуглыклар тырышканнан килә

25-02-2017, 08:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 383 | Комм.: 0
“Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы районда гына түгел, ә бәлки Русия күләмендә эре хуҗалыкларның берсе дип билгеләнә. Гомумрусия дәрәҗәсендәге семинар-киңәшмәләрнең биредә үтүе — шуның дәлиле.
Даны илгә таралган хуҗалык белән хәзер менә 1990 елдан башлап Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Башкортстан һәм Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, С.Юлаев ордены кавалеры Вадим Васильевич Соколов җитәкчелек итә.
Хисап-сайлау җыелышына кооператив әгъзалары һәрвакыттагыча дәррәү җыелды. Гадәт буенча җыелышның президиумы сайланды. Хуҗалыкта хезмәтенә җавапсыз караучылар, илке-салкы йөрү-челәр юк – кооперативның һәр әгъзасын маяк итеп куярлык, хөрмәт белән түргә утыртырлык. Бу юлы механизаторлар Александр Степанов, Рәфил Хәмәдьяров, Зөлфәт Миңнебаев, Мәснәви Насруллин, Азат Мәҗитов, савучы Лида Митрофанова, эретеп ябыштыручы Илдар Хәнәфин, сыер малларын ясалма орлыкландыру технигы Фәридә Нуркаева, бригадирлар Валерий Сайдяков, Рифат Сәлимгәрәев, Ибраһим Борханов, Әнсар Исмә-гыйлев, бригадирның техника буенча ярдәмчесе Фәнил Вәлиуллин, Калмашбаштан сөтчелек фермасы мөдире Мәлих Латыйпов, Рапат фермасының ветеринария хезмәт-кәре Мирас Батыров, “Надежда” җәмгыяте директоры Фаил Әхмәт-җанов президум составына тәкъдим ителде. Җыелышның көн тәртибенә 10 мәсьәлә чыгарылды. Тәүгесе берничә минут эчендә хәл ителде. Чөнки эш бирүче инициативасы буенча хезмәт килешүен өзү очрагы булмаган, кооператив әгъзалыгыннан чыгарга теләүчеләр дә табылмады. Кооператив рәисе Вадим Васильевич башкарылганнарга тукталып тормады, сүзен еллык эшчәнлек чорында килеп туган уңайсызлыклар-кимчелекләрнең сәбәпләрен ачыклаудан, хезмәтнең нәтиҗәлелеген тагын да яхшырту юлларын билгеләүдән башланды.
Әйткәндәй, базылыларның ел дәвамында ирешкәннәрен бер җыелуда гына сөйләп бетереп тә булмас иде. Фидакарьлек, бер-дәмлек нәтиҗәсендә хуҗалыкның гына түгел, ә бәлки районның лидерлык позицияләрен саклап калуга ирешелде. Кооперативның төп эш юнәлешләре — ашлык, көнба-гыш, шикәр чөгендере, сөт, ит җитештерү һәм реализацияләү. 2016 елда нәтиҗәләр көтелгәннән дә уңышлырак булды.
Кооперативның төп керемен терлекчелек тармагы тәэмин итә. Хуҗалыкта 8 товарлыклы-сөтчелек фермасы һәм 1 ат үрчетү фермасы бар. Аларда 5804 баш сыер малы асрала. Шуның 1760ы – савым сыерлары. Атлар саны 300 башка якын. Тармак интенсив үсештә. Токымчылык заводының эшчәнлеге фәнни нигезгә корылган. Селекция эшчәнлегенә, сыерларның токым сыйфатын яхшыртуга заманча караш, уңайлы хезмәт шартлары, ферма эшчәннәренә хәстәрчел мөнәсәбәт, эшенә карап бәһалау – һәммәсе уңышка юлны киңәйтә. Моннан тыш, терлекчелекнең басучылык тармагы эшчәннәре, аеруча мал азыгы хәзерләүчеләр белән бер максатта яшәве югары күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә. Базылылар мал азыгын елдан-ел күбрәк һәм сыйфатлырак җитештерә, әзерләп ашатуга зур игътибар бирә. Кырауларга да бирешмәгән рапс культурасын бик оста файдаланалар хәтта: инде җирдә үлән калмаганда да, кар төшсә дә бу культура сыйфатын саклап кала, яшел витаминлы өстәмә буларак, малларның төп азыгына кушыла.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: