» » Табыш чыганагы

Табыш чыганагы

21-02-2017, 08:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 297 | Комм.: 0
Кышлату барышы
Әлеге чорда районның терлекчелек фермаларында һәр көнне 1313 центнердан артык сөт җитештерелә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда артыграк, сату күрсәткече дә 22 центнерга күбрәк. “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында сөт сатуны 34 центнерга арттырдылар. Район буенча бүген һәр сыердан тәүлегенә уртача 18 килограмм (2016 елда – 17,6 килограмм) сөт савыла. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында бу күрсәткеч – 24,8 килограмм тәшкил итте. “Базы” (20,4 килограмм), “Заря” (21,4) кооперативларында шулай ук һәр сыердан сөт савып алу күрсәткечләре былтыргыдан югарырак.
“Базы”, “Герой”, “Алга”, Ленин исемендәге кооперативларыннан, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятеннән кабул иту пунктларына югары сыйфатлы сөт озатыла, димәк хуҗалык кассасына күбрәк акча керә.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: