» » Яңа сулыш, яңа омтылышлар белән

Яңа сулыш, яңа омтылышлар белән

4-02-2017, 08:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 309 | Комм.: 0
Яңа сулыш,  яңа омтылышлар  белән
Район үзәгендә кирпеч заводы төзелешенең тәүге казыклары 1989 елда Чакмагыш авылының көньяк-көнбатыш төбәгендә, төзелеш кирпече чималы булырлык үзле кызыл балчык яткылыгы янәшәсендәге мәйданда кагыла.
Аның тәүге җитәкчесе Альберт Харис улы Хәлиуллинның фикердәшләр командасы тарафыннан район һәм республика җитәкчелекләре ярдәме белән чагыштырмача тиз арада җитештерү куәтләре төзелеп, заманы өчен иң яхшы агрегат-корылмалар белән җиһазландырылып, яңа предприятие 1994 елдан продукция җитештерә башлый. Ярыйсы гына яхшы сыйфатлы кирпечтән тыш, биредә керамик изделиеләр җитештерүне дә үзләштерәләр, сыеклатып кислород тутыру цехын ачалар, башка хезмәтләр дә күрсәтүне кулланышка кертәләр. Шул мәлләрдән алып бу предприятиедә эшләрнең озака тукталып торганы юк, диярлек. Әлбәттә, икътисади кризис аркасын-да берара төзелешләр кимегән мәлдә җитештерүне киметү, башка сәбәпләрне санамаганда. Кырыс заман җилләре шактый көчле, эре предприятиеләрне бөтенләй ябылуга дучар иткән мәлдә дә Чакмагыш кирпеч заводының сакланып кала алуы яхшы булды.
Бүген биредә яңа команда яңа инвестицияләр салып, сүрелеп бар-ган җитештерү процессын яңадан дөрләтеп җибәрде. 2016 елда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять статусында эшчәнлегендә яңа сулыш алган Чакмагыш кирпеч заводы айдан-айга ныгына, продукция җитештерүне арттыра бара. Былтыр биредә өстәмә склад биналары төзелде, киптерү камералары өстенә түбә корылды. Агымдагы елда яңа формалау линиясе төзү, өр-яңалар исәбенә киптерү камераларын арттыру, яңа линияләр һәм цехларны реконструкцияләү планлашытырыла.
Югарыда әйтеп үткәнебезчә, сыйфатлы чимал муллыгы продукциянең сыйфатын яхшырту юллары ача. Шул сәбәпле Чакмагыш кирпеченә республикабыздагы гына түгел, күрше төбәкләрдәге төзелешләрдә дә сорау зур. Бүген аны торак йортлар, административ һәм җитештерү биналары төзүче оешмалар, шәхси эшкуарлар да теләп ала. Илебездә дә, аның барлык төбәкләрендә дә төзелешләр арткан заманда төзелеш материаллары базары перспективалары да киңәя бара.
Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш кирпече” җәмгыяте бүген районда эре предприятиеләрдән санала. Ул Туймазы, Бакалы һәм Дәүләкән заводлары кебек шактый куәтле кирпеч җитештерү предприятиеләре белән уртак холдингка берләшкән. Бүген ул җитештерү-төзү тәгаен-ләнешендәге дәүләт программаларын үтәүгә үз өлешен кертә алырлык барлык шартларга да ия: биредә тәҗрибәле хезмәткәрләр дә, тиешле матди-техник ресурслар да җитәрлек. Алай гына да түгел, якын арада, җитештерү куәтләрен арттыра барып, биредә электр һәм газда эретеп ябыштыручылар, технологик корылмалар буенча слесарьләр, кирпеч җитештерү белгечләрен һәм, әлбәттә, инженер-техник хезмәткәрләр персоналын киңәйтергә, яңа эш урыннары ачарга ниятлиләр. Биредәге хезмәткәрләргә тотрыклы хезмәт хакы, тулы социаль пакет һәм карьера үсеше гарантияләнелә.
Җәмгыять җитәкчелеге бирегә яшь белгечләрнең теләп киләчәгенә өметләнә. Бердәм, тату, эшчән коллектив белән яңадан-яңа уңышларга ирешелүе һәркемгә анык мәгълүм. Чакмагыш кирпеч заво-дында моның өчен бүген барлык шартлар да бар.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: