» » Теләсәң, эш табарга була

Теләсәң, эш табарга була

1-10-2016, 08:56 | Район яңалыклары | Просмотров: 291 | Комм.: 0
Теләсәң, эш табарга була
29 сентябрьдә “Мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә вакансияле эш урыннары ярминкәсе узды.
“Чакмагыш кирпеч заводы” муниципаль унитар предприятиесенә берничә һөнәр буенча дистәдән артык кешегә эш урыны булуы ачыкланды. “Кирпич Холдинг” компанияләре төркеменең кадрлар бүлеге начальнигы Лилия Емельянова мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавап бирде, хезмәт барышын чагылдырган видеофильм күрсәтте.
Район кулланучылар җәмгыятеннән килгән вәкил Алина Нәбиева пешекче, кондитер һәм башка камыр ашлары пешерүчеләр кирәклеге, хезмәт хаклары турында аңлатты.
Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш май заводы” җәмгыятенең кадрлар буен-ча инспекторы Юлия Гыйзетдиновага да мөрәҗәгать итүчеләр булды.
Шулай ук районның авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында һәм башка оешмаларда ачык вакансияләр барлыгы исемлекләрдә чагылды.

Әзерләде: Зифа Галиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: