» » Олы куаныч булды

Олы куаныч булды

2-02-2017, 12:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 280 | Комм.: 0
Олы куаныч булды
“Җирле инициативаларны хуплау” программасының күптәннән байтак илләрдә гамәлгә ашырылуы турында хәбәрдарбыз. Русиядә бу эшчәнлек 2007 елда 8 төбәктә башланды. Башкортстан — бу җәһәттән иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Безнең районда барлык авыл биләмәләре дә былтыр конкурста катнашты һәм башкарылганнар сөендерә. Әлеге рәсемдә Рәҗәптә шул программа кысаларында ремонтланган балалар бакчасын күрәсез.
–Балалар бакчасы танымаслык булып үзгәрде. Стеналар, түшәм һәм идәннәр яңартылды, запас ишекләр барлыкка килде, бүлмәләр бүленде, кер юу мөмкинлеге киңәйде, су җылыткычлар куелды. Сабыйларны тәрбияләргә мөмкинлекләрне киңәйткән, тәрбиячеләргә эш шартларын яхшырткан өчен коллектив та, ата-аналар да халыкка файдалы программалар тәкъдим иткән ил башлыкларына, бюджеттан акча бүлгән район җитәкчелегенә, иганәчелек ярдәме күрсәткән җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте идарәсенә, шәхсән җи-тәкчесе Валерий Вадим улы Соко-ловка, матди яктан ярдәм иткән авылдашларына бик тә рәхмәтле, – диде Илүсә Мәфтүн кызы Гомәрова. Шушы урында аның үзенең дә янып йөрүен әйтеп үтәсе килә. Балалар бакчасы мөдиренең тынгысызлыгы, килгән эшчеләргә ярдәме, контроле, гомумән, оештыра белүе нәтиҗәсендә планлаштырылган эшләр уңышлы булды. Бүген биредә 33 бала исәпләнә, 24-26сы даими йөри. Тәрбиячеләр Лилия Шаһиева, Ирина Сәетова — үз һөнәренең ос-талары. Пешекче Гөлназ Сәлихова әзерләгән ризыкларны балалар бик ярата.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: