Ходай биргән иң зур бүләк
21-01-2017, 08:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 374 | Комм.: 0
Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши. Ә аларның гомер юлы исә без — яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Язмамның герое гомер көзендә олуг бәйрәмен — 100 яшьлек юбилеен билгеләүче хөрмәтле апабыз Нәҗибә Хәмәтгәрәй кызы Хәмидуллина Иске Биккенә авылында яши. Кызы Флүрә, кияве Фәнил тәрбиясендә гомер кичерә. Яңа, төзек йортта тырыш, уңган кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора. Ә иң мөһиме — 100 яшьлек Нәҗибә апаның урыны түрдән монда. Сораштыру, сөйләштерү дә кирәк түгел, аның шулай икәнлеге әбекәйнең көр күңелле булуыннан, йөзендә яшәү шатлыгы балкып торудан күренә.
– Бер гасыр гомеремдә күпне күрсәм дә, бәхетле яшим, – дип каршы алды безне юбиляр.
Истәлекле гомер бәйрәме белән котларга бик күп кунаклар килде ул көнне.
– Хөрмәтле Нәҗибә апа! Бүген Сезнең йортта зур бәйрәм – йөз яшь тулган көнегез. Исәнлек-саулык, якыннарыгызның кадерен тоеп, игелеген күреп яшәргә язсын. Аллаһы Тәгалә Сезгә шундый озын, ныклы җепләр белән үрелгән гомер биргән, сәламәт булып, безнең янәшәдә яшәргә язсын әле Сезгә! – дип, Рапат авыл Советы хакимияте башлыгы Фаил Ишморатов җылы тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путин-ның котлау открыткасын һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның бүләкләрен тапшырды. Авыл ха-тын-кызлар Советы рәисе Лена Исламова да юбилярны тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде һәм истәлек итеп бүләк тә бирде. Бар-лык җылы, ихлас тәбрикләүләрне кабул иткәннән соң, Нәҗибә әби һәммәсенә рәхмәт сүзләре әйтте, исәнлек-саулык, тынычлык өчен дога кылды. Аның ал чәчәкле яулыгына, гомер сырлары яткан нурлы йөзенә карагач, күңелне җылы бер рәхәтлек биләп алды. Авылда туып-үскән, гомере буе туган җиренә берегеп яшәгән Нәҗибә әбинең ныклы зиһенле булуына, йөгерек һәм шаян теленә сокланмый мөмкин түгел! Бик ачык һәм күңелле әңгәмәдәш тә ул. Алай гына да түгел, аның бөтен тормыш юлы яшь буынга өлге булырлык. Хәтере дә бик әйбәт, үткәннәре турында безгә рәхәтләнеп сөйләде.
1917 елның 20 гыйнварында Рапат авылында дөньяга аваз сал-ган Нәҗибә Хәмидуллина гади авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә бишенче бала булып туа. Төпчек сабыйга әти-әни назына күпме мәхәббәткә тиенәсе булган. Әмма язмыш аны кече яшьтән үк сынарга уйлаган, күрәсең: 3 яшьлек кызчык әтисез кала. Биш бала белән тол калган Хәкимә апа аларга дөрес тәрбия биреп, канат куя алган. Әмма Нәҗибә Хәмәтгәрәй кызының балачагы, үсмер еллары шул чор белән үрелеп барган – барлык тарихи сукмакларны да үткән. Революция җилләре, илне тетрәндергән гражданнар сугышы, бала-чакның иң авыр истәлеге булган 1921 елгы ачлык, колхозлашу елларында күргән авырлыклар өстенә ятимлек ачысы да өстәлә. Ләкин әнисенең тәрбиясе яшь кызны көчле булырга, һәр авырлыкны җиңәргә өйрәтә.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
07.05.2016: Район яңалыклары
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле ветеран!
-
14.04.2016: Район яңалыклары
Күңеле дә ак аның
-
16.02.2016: Район яңалыклары
Үрнәкле гаилә, бәхетле картлык
-
14.01.2016: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
01.10.2015: Котлаулар
Тормыштан ямь-тәм табып яшәгез