«Сагынасыңмы?» – дип сорыйсыз, сагынмаган кайда ул?!”
14-01-2017, 09:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 391 | Комм.: 0
Безнекеләр чит якларда
Рәмзия Шәрәфетдинова белән электән, ул “Знамя” хуҗалыгында икътисадчы булып эшләгән чордан ук танышбыз.
Башкарган күпкырлы эшеннән тыш, ул безне – редакция хезмәткәрләрен колхоз күрсәткечләре, саннар белән дә тәэмин итә иде. Аның белән басуларда механизаторлар янында, шикәр чөгендере плантацияләрендә утаучы, көзен аның уңышын җыйган апалар янында еш булдык. Ә бер баруымда хуҗалык җитәкчеләре алдынгы тракторчы Айрат Дәүләтшин турында язарга тәкъдим иттеләр. Монда да Рәмзия Сәлим кызы белән йортына барып, механизаторның үзе белән әңгәмә корып, фотолы материал әзерләдек. Бу вакыйгалардан соң күп еллар үтте, күп сулар акты. Рәмзиянең Италиядә яшәвенә дә дистә ел гомер узган. Үткән ел балалар компьютер бүләк иткәч, мин дә “Одноклассники”да утыра башладым. Һәм шунда матур эчтәлекле шигырьләр язучы Рәмзия Сәлим кызы белән янә очраштым. Бер-беребезне интернетта дус-лыкка чакырыштык. Эчтәлекле, бик матур шигырьләрен укыганнан соң: “Районда чагында шигырь язу осталыгыңны нигә бездән яшердең?” – дигән сорауны биргәч, ул: “Мин шигырьләрне күптәннән язам. Район гәзите “Игенче”дә басылган котлау шигырьләренең күбесе минеке. Тик алар, авторы куелмагач, халыкныкы булып киттеләр”, – диде.
Рәмзия Шәрәфетдинованың Италиядән кунакка кайтуын түзем-сезләнеп көтеп алучыларның берсе мин булганмындыр. Чөнки ул кайтып җитәр алдыннан интернетта: “Туган якларыма юл алам, хәерле юллар теләгез миңа, дуслар!”, – дип язгач, аңа исән-сау кайтырга язсын, дип, юлларының уңышлы булуын да теләдек. Көннәрдән бер көнне үзенең кайтып җитүен хәбәр итте. Телефон аша озак сөйләштек. Сүзенең азагында ул мине район китапханәсендә үтәчәк “Чит илләрдә, чит җирләрдә” дигән шигырьләр китабы басылу уңаеннан оештырылачак исем туена чакырды...
Китапханәнең уку залы матур итеп бизәлгән. Заман техникасы – компьютер җиһазларында шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар исемлеге дә күренә торган урынга куелган.
Китапның исем туена, шагыйрә белән очрашуга килгән шигырь язучыларны аның сүзләренә язылган җыр-моңнар да каршылады.
Китапханә хезмәткәре Алсу Гәрәева кичәне Рәмзия Шәрәфетдинованың “Туган якка кошлар кайта” шигыреннән түбәндәге юллар белән башлап җибәрде:
Очрашу түгәрәк өстәл, тәмле чәй табыны артында үтте. Анда чакырылган кунаклар, шагыйрәнең авыл-дашлары, элекке хезмәттәшләре, аның иҗатын яраткан шигъри күңелле төрле һөнәр кешеләре, кодагые, кызлары да катнашты.
Сүзне беренче булып район үзәк китапханәсе директоры, район хатын-кызлар оешмасы рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизова алды. Ул да үз чиратында интернетта “Одноклассники”дагы аның сайтын каравы, шигырьләре белән танышуы, иҗатының халыкчан, гади телдә язылуы белән шигырь сөючеләрне җәлеп итүе, авторны мондый очрашуны оештыру максатыннан түземсезлек белән көтеп алуларын да әйтте. Р. Шәрәфетдинованың һәр иҗат җимешен шигырь сөючеләрнең күңелен үзенә җәлеп иткән 2015-2016 елларда дөнья күргән “Күңелем чаткылары, “Күңелем хисләре”, “Чит илләрдә, чит җирләрдә” дип исемләнгән китаплары раслый. Эльвира Әхәт кызы бу китапларга да байкау ясады. “Аның китапларындагы тормышчан образлар, табигый стиль, йөгерек сөйләш, юмор – боларның һәммәсе дә халыкчан шигьри традицияләрнең югары дәрәҗәдәге чагылышы буларак кабул ителә”, – диде ул.
Алып баручы Аслу Гәрәева “В контакте”, “Одноклассники” сайтларындагы шигырьләренә күпләр үзләренең теләк-фикерләрен язуын әйтте. Шуларның берничәсен генә укып ишеттерде. Мәсәлән, Зоя Кәримова–Сакаева: “Туган як, туган җир һәрчак үзенә тартып тора. Авылның “чаукалары”, урманнары күз алдыннан китми, сагындыра. Рәхмәт, дускаем, исәнлек сиңа”. Әлфия Газизова (Сәлихова): “Һәр шигырь — үзе бер вакыйга ул, җиңел сагыш, матур өмет. Шигырьләренең туган як турындагыларын укып, шул фикергә килдем – без анда калган бала чагыбызны сагынабыз икән бит!!!”. Аннары сүз шагыйрәнең үзенә бирелде. Ул 1961 елның 11 апрелендә Яңа Калмаш авылында ишле балалы гаиләдә дөньяга килүе, туганнарының бер-берсен карашып, әти-әнисенә ярдәмләшеп үсүләре, әтисенең авырып вафат булуыннан соң, әнисенең 7 баласын кочаклап ятим калуы, үз язмышының да әнисенекенә охшаш булуын әйтеп узды. Ире Радик Рәис улы каты авырудан вафат булгач, 40 яшендә мәктәп яшендәге өч кызы белән торып калуы, аларны укыту,кеше итү өчен тырышуы турында сөйләде: “Инәйдән миңа балалар өчен яшәү, аларга ятимлек ачысын сиздермәс өчен үземә ныклап эшләргә кирәк-леген аңлау бирелсә, әтәйдән миңа шигырьләр язу сәләте күчкән”, – диде.
Аннары соңгы 10 елда Италиядә яшәве, эшләве, иҗат итүе, 2015 елда “Күңелем чаткылары” исемле шигырьләр җыентыгын Уфада, ә 2016 елда “Чит илләрдә, чит җирләрдә” исемле җыентыгы (2015 елның августыннан 2016 елның маена кадәр язылганнардан) фәл-сәфи уйланулар, багышлау һәм котлаулар, бәйрәмнәр хакында һәм туган якларны сагыну сагышларга багышланган шигырьләре тупланган анда. Ул “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” басмаханәсендә дөнья күрә. Алай гынамы әле! Ф.Шәрипова, Л.Вахитова, Н.Кадыйров һәм башка композиторлар 30дан артык шигыренә көй дә язганнар. Автор шулай ук киләчәккә дә зур өмет баглый. 2017 елда яңадан ике китап бастырырга ниятләве хакында да әйтеп узды. Сөйләшү вакытында Яңа Коты авыл китапханәсе мөдире Гөлнәзирә Баһаветдинова:
– Рәмзиянең кайтуын көтеп алдык, якташымның иҗатына гашыйкмын. Үзе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Кичәләр үткәргәндә еш кына аның иҗатына мөрәҗәгать итәм. Сиңа бик рәхмәтлемен, – диде.
Шагыйрәнең иҗатын яратучылар — Чакмагыштан Роберт Галиев, дуслары Зөлфирә, Лида, Марат Садыйков, Әфидә Гыйльванова, Ләлә Сәетгәрәева, Зилия Латыйпова, Фәнүзә Мостафина, мәдәният йорты баянчысы Урал Шә-яхмәтов чыгыш ясадылар. Урал ике шигыренә көй дә язган. Аларны үзе уйнап, җырлап та ишеттерде.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

“Язлар җиткәч, туган якка
Кошлар да кайта очып.
Сәлам әйтеп җибәрәмен
Сагышларымны кочып...

Әзерләде: Зирена Бәдретдинова.
Похожие новости:
-
17.09.2016: Район яңалыклары
Шагыйрәнең күңел җәүһәрләрен барлап
-
26.07.2016: Төрлесеннән
Китапханә — рухи дөнья көзгесе
-
05.05.2016: Төрлесеннән
Тукай безне үстерде
-
23.04.2015: Район яңалыклары
Үзебезнең кызыбыз
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә