» » Китап геройлары белән очрашу

Китап геройлары белән очрашу

12-01-2017, 10:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 319 | Комм.: 0
Китап  геройлары белән очрашу
Үткәннәрне, тормыш мизгелләрен теркәп бару бик кирәкле эш икәнлеге вакыт үткән саен аңлашыла. Бәлки шундый эш төгәл алып барылса, бәхәсләр дә әзрәк туар иде. Тик андый мөмкинлекне кешеләр әллә уйлап бетерә алмый, ул әлегә төгәл генә үтәлми. Тарихның тәрбияви әhәмиятен ныклап аңлаган райондашларыбызның берсе – Хәйдәр ага Басыйров. Гадел, тирән белемле Хәйдәр абый, рәсми чыганакларга таянып, үзенең шәхси кичерешләрен hәм фантазиясен дә эшкә җигә. Чынбарлыкны дөрес яктыртып, халыкка җиткерү өчен гыйлем дә, фидакарьлек тә кирәк.
Тыныч, имин тормышның кадерен белү, җирнең матурлыгын саклау өчен язучыларыбызның әсәрләре фашизм тудырган канлы алышларны, михнәтле ел-көннәрне бүгенге кешеләр хәтерендә яңарта, шуңа да сугыш темасын яктырткан китаплар гомерле, кирәкле hәм кадерле. “Батыр кызлар” китабына Тайняш авыл биләмәсеннән дә сугыш вакытында тракторда эшләгән Өнсия Фәтхетдинова, Нәзиhә Фәизова, Мәдхиҗинан Рәхимова, Мөфәвәзә Тимергалиева, Тәскирә Заһидуллина, Гөлчирә Латыйпова апалар кертелгәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк: Хәйдәр ага Басыйров үзе язган китабын Иске Балакта яшәүче Рәйсә апа Әюповага (хәзер мәрхүмә инде) үз кулы белән тапшырып өлгерде. 92 яше белән барган Рәйсә апа нык чирле иде, әмма китапны аның үзенә китереп тапшырганны аңламаса да: “Рәхмәт мине искә алган өчен”, – дип елмайды.
Күптән түгел Тайняш авыл мәдәният йортында “Батыр кызлар” китабы авторы һәм анда язмышлары тасвирланган геройлар – шушы авыл Советында яшәүче хөрмәтле өлкәннәрнең истәлекле очрашуы булды. Автор Хәйдәр ага Басыйров белән очрашуга мәктәп укучылары, авыл халкы, кунаклар җыелды. Кичә балаларның сугыш башлану көнен чагылдырган күренеш белән башланды. Китапта 98 яшьлек Сабира апа Рәхимова турында да язма бар. Аның үзенең дә бу кичәдә катнашуы сөенечле. “Мин торфка бармас өчен сугышка киттем. Курск дугасында телефонистка булып хезмәт иттем. Берлинга кадәр барып җиттем, “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләндем.Сугыштан соң да ал-ял белми эшләдем, авыл кешеләренә күлмәкләр тегеп бирдем, төрле җәмәгать эшләрендә катнаштым. Гел хәрәкәттә булдым, әле дә тик тормыйм. Китап укырга яратам, яңалыкларны тыңлап барам”, – дип үткәннәре турында сөйләде. Хәйдәр ага китабын бүләк иткәндә сөенеп кабул итте. Бу китап шулай ук бергә яшәгән килененә дә тапшырылды. Район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизованың да Сабира апага әйтер сүзләре бар иде, ул аңа тазалык-саулык, тагы да бик күп еллар яшәвен теләп гөл бүләк итте. Хәйдәр Фәйзрахман улына да шундый үзенчәлекле китаплары өчен зур рәхмәт белдерде. Елдан- ел ветераннарыбызның саны кими барганда бүгенге очрашуда чын геройлар белән аралаша алуыбыз белән без бәхетле. Мондый очрашу-ларны тагын да яңартырга кирәк, дигән теләген белдерде.
Кичәне алып баручы китапханәче Гүзәл Ханова Бөек Ватан сугышы турында кыскача мәгълүматлар әйтеп, артабан бу китапка кертелгән ветераннарның балаларына сүз бирде. Роза Кадыйрова, Фәнүзә Кәримова, ветераннар советы рәисе Мөдәрис Гарипов, авыл советы биләмәсе рәисе Хәлил Рәис улы Исхаков үзләренең тәэссоратлары белән уртаклашты. Шушы китапка материаллар әзерләүгә зур өлеш керткән Лида Арсланова авторга зур рәхмәт-ләрен белдереп, уй-фикерләрен җиткерде. Кичә Илдар Хәмидуллин башкаруында “Сугыш кабатланмасын” җыры белән тәмамланды.
Әйе, бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын иде. Дөньялар имин, тыныч булсын! Киләчәктә дә районыбызның гади солдатларының язмышлары турында эзләнү эшләре дәвам итеп, яңадан да китапларның дөнья күрүен теләп калабыз.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: