Җиңүчеләр билгеләнде
3-01-2017, 09:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 277 | Комм.: 0
Район үзәгендә яшәүчеләр җиз кыңгыраулар чыңлатып, тирә-юньгә моң таратып, бәйрәм кәефе тудырып узучы тройкалар парадын көтеп ала. Аннан инде Кыш бабайлар, Карсылулар, Яңа еллар бәйгесендә тамаша кыла. 30 декабрь иртәсе шулай якты өметләр, җыр-моң белән башланып китте. Район мәдәният йорты гөрләп торды.
Бу көнне боз шәһәрчекләренә үткәрелгән конкурс йомгаклары да әйтелде. Тайняш авыл биләмәсе I урынны яулады һәм 5 мең сум күләмендә акчалата призга ия булды. Икенче урын (3 мең сум) – Яңа Балтач, III урын (2 мең) Юмаш авыл биләмәләренә бирелде.
“Иң оригиналь боз шәһәрчеге” номинациясендә Чакмагыш авыл биләмәсе җиңүче булды, 3500 сум күләмендә премия тапшырылды. Тозлыкуш һәм Имәнлекул авыл Советлары биләмәләренең дә боз шәһәрчекләрен матур итеп бизәүләре билгеләп үтелде.
Район халкы арасында Яңа ел бәйрәмен үзе яшәгән йорт алдын матур итеп бизәп каршылаганнар байтак булды. Иң зәвыклысы Яңа Балтачта яшәүче Камил Васиковлар гаиләсенеке, дип табылды, аларга беренче приз – 2000 сум акча тапшырылды. Аблайдан Илгиз Сәйфуллиннар гаиләсе икенче урынны алды, 1500 сум акчалата призга ия булды. Өченче урынга Тозлыкуштан Ләйсән Сәлихова чыкты (1000 сум).
Авыл биләмәләреннән килгән Кыш бабайлар, Карсылулар, Яңа еллар изге теләкләр җиткерде, дәртле биюләр, матур җырлар ишеттерде, татлы күчтәнәчләрен таратып, сабыйларны сөендерде. Каразиректән килгән Кыш бабай барысын да уздырды. Икенче урынга Имәнлекул Кыш бабае ия булды, өченче урын Иске Калмаш Кыш бабаена бирелде. Ә менә Карсылулар арасында беренче урынны Иске Калмаш сылуы яулады. Каразиректән килгән гүзәл кызга – икенче, Имәнлекул чибәренә өченче урын бирелде.
Иң изге, матур теләкләрне Каразиректән килгән Яңа ел әйтте. Таскаклы Яңа елына – икенче, Сөрмәтнең биюче кызчыгына өченче урын бирелде.
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
14.04.2015: Спорт
Җиңүчеләр билгеле
-
24.03.2015: Спорт
Иң көчлеләр җиңү яулады
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Җиңүчеләргә – бүләкләр
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Көмеш дуга, җиз кыңгырау: тройка атлар килә ашкынып, алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, талпынып...