» » Хокук белемнәрен арттырып

Хокук белемнәрен арттырып

4-10-2016, 09:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 310 | Комм.: 0
Хокук  белемнәрен арттырып
Район мәктәпләрендә берничә ел рәттән инде Гомумрусия бердәм “Пенсия хакында белем көне” үткәрелә. Русия Пенсия фонды идарәлегенең Чакмагыш бүлекчәсе хезмәткәрләре уку йортларына барып, укучыларга, яшьләргә гамәлдә булган пенсия билгеләү системасы, шушы өлкәдәге яңалыклар турында мәгълүмат бирә. Чакмагыш гимназиясендә өлкән сыйныф укучыларының хокукый белемен артыру максатында оештырылган мондый чара быел 29 сентябрьдә үтте.
Пенсия фондының райондагы бүлек-чәсе начальнигы Ләйсән Рауил кызы Мостафина 9 сыйныф укучылары бе-лән очрашуда тәүдә Пенсия фонды идарәлеге эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат биреп, СНИЛС таныклыгының билгеләнеше турында сөйләде. Артабан күргәзмә материаллар ярдәмендә пенсия билгеләү формуласын, аның күләме нинди критерийларга бәйле икәнлеген җентекләп аңлатты һәм Интернет челтәре аша шәхси кабинетка кереп, булачак пенсия күләмен ничек исәпләп булганын конкрет мисал аша тасвирлады. Укучыларга булачак пенсияне туплауны яшьтән үк башларга мөмкинлеген һәм конвертта бирелгән “соры” эш хакларының пенсия күләменә тискәре йогынты ясавын да ныклап аң-латты җитәкче бу көнне, сорауларга җавап бирде. Чара ахырында пенсия билгеләү турындагы брошюралар тап-шырды. Фәһемле әңгәмәне гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәт-җанова йомгаклады һәм Ләйсән Рауил кызына файдалы сөйләшү өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әзерләде: Рәзилә Арсланова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: