» » Сиксән яшьлек сабакташлар очрашты

Сиксән яшьлек сабакташлар очрашты

1-10-2016, 08:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 312 | Комм.: 0
Сиксән яшьлек сабакташлар очрашты
Сыйрышбаш мәктәбендә 1951 елда, ягъни 65 ел элек, шушы уку йортын (ул вакытта җидееллык мәктәп булган) тәмамлаган сабакташлар очраштык. Сигез дистә ел гомер иткәннән соң мондый күңелле чарада катнаша алу һәркем өчен зур бәхет иде. Очрашуга барлыгы 25ләп кеше килде.
Әлеге чыгарылыштагы 70тән артык укучы, 1944 елда мәктәп бусагасын атлап, ике сыйныфка бүленеп сабак алдык. Башлангыч сыйныфларда Мөзәянә апа Мөҗипова, Мәүлиха апа Гыйлемханова, Шәрип абый Арсланов, өлкәнрәк сыйныфларда Хәтимә апа Сибәгатова, Ира апа Фәхретдинова һәм башкалар белем бирде. Без – укучылары, горурлыклары, хезмәттә дә, гаилә тормышында да һәркайсыбыз лаеклы урын таптык, күрсәткән тырышлык югары дәрәҗәләр, бүләкләр белән бәһаланды. Бәйрәм табыны артында дәһшәтле сугыш чорындагы нужалы мәктәп еллары истәлекләре, яшәлгән гомер тәэссоратлары белән уртаклаштык.
Җиһандар Габсәләмов – Уфа нефть техникумында һөнәр үзләштереп, гомере буе нефть чыгару тармагында тырыш хезмәт салган, оператордан участок начальнигы вазыйфасына кадәр хәләл көч белән түбәннән күтәрелгән. Гел алга омтылып яшәве, үз өстендә эшләү максаты аны Саратов шәһәрендәге политехник техникумны, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен, Марксизм-ленинизм университетын читтән торып тәмам-ларга этәргеч биргән. Кара алтын чыгару, эшкәртү технологияләрен фәнни нигездә камилләштерүдә һәрвакыт акыллы тәкъдимнәрен кыю керткән. Көчле белгеч буларак, Әзер-байҗандагы нефтьне чыгаруга да җәлеп ителгән. Җәүһәр Нуретдинов Бакалыдагы механиклар әзерли торган уку йортында шофер һөнәрен үзләштереп кайтканнан соң трактор, комбайн йөрткән. Аннары өч ел ярым солдат хезмәтендә йөк автомашинасы штурвалы артына утырган. Армиядән соң Уфада төпләнгән, автобазада шофер булып эшләгән, газүткәргеч, күперләр һәм башка объектлар төзүдә катнашкан. Илфир Билалов мәктәпне тәмамлаганнан соң Ленинградта төзелеш техникумында махсус урта белем алган, аннары гомере буе төзелештә җаваплы вазыйфаларда эшләгән. Илфира Гыймаева мәктәптән соң медицина училищесында махсус урта белем алган. Аны тәмамлагач Илеш районына эшкә җибәрелгән, шунда төпләнеп, хезмәт һәм гаилә бәхетен тапкан, соңгы ике ел Дүртөйле шәһәрендә яши.
Бәхетне туган авыл-районында тапкан сабакташлар да бар. Гомерлек укытучы, партия һәм җәмәгать эш-леклесе, җаваплы вазыйфаларда эшләгән Зөфәр Зиннәтуллиннын исеме районда гына тугел, республикада да билгеле. Ишле гаиләдә дөньяга килеп, укытучылык һөнәрен үз иткән, тубәннән күтәрелгән егетне укытучылык эшчәнлеге Таҗикстандагы Курган-Түбә шәһәренә үк алып китеп торса да, ул туган якның чын патриоты булып калган, үз районыбызда төпләнеп, халкыбызга хезмәт иткән. Сыйрышбаш авылында гомер иткән Бүләк Кадыйрова кырык ел дәвамында күмәк хуҗалыкта савучы эшендә фидакарьлек үрнәгенә әверелде. Рәмилә Шәрипова Имәнлекулда яшәп, гомере буе шунда киночелтәр системасында тырыш хезмәт салды. Бүләк тә, Рәмилә дә «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнделәр. Шәхсән үзем Сыйрышбаш авылында яшәп, гомерем буе урындагы күмәк хуҗалыкта эшләдем, төрле эшләр башкардым, соңгы елларда авылда газ балоннары тараттым, слесарь вазыйфасында да хезмәт салдым. Очрашуга килгән башкалар да үзләренең матур чыгышларында бай гомер тәэссоратлары белән уртаклашты.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Рәис Гәрәев,
хезмәт ветераны.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: