» » Мал азыгы мул булыр

Мал азыгы мул булыр

6-08-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 257 | Комм.: 0
Мал азыгы мул булыр
Алда торган кышлатуга азык хәзерләү – җәйге чорда азык җитештерүчеләрнең иң төп һәм мөһим эшләреннән берсе. «Үзәк» МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә урып-җыю эшләре белән бергә мал азыгын хәзерләү дә оешканлык белән дәвам итә.
Бүлекчәнең терлекчелек фермаларында 1618 баш мал асрала, шуларның 500е — савым сыерлары. Аларга кышлату өчен азык та шактый кирәк. Без хуҗалыкта булган көнне дә эш төрле юнәлешләрдә кайнап тора иде: азык әзерләүчеләр бер үк вакытта печәнне дә, сенажны да мулдан туплап калдыру турында кайгырталар, яфрак-азык һәм дару үләннәре җыю эше дә тукталып тормый.
–Июнь аенда ук башланган бу эш зур оешканлык белән барды, планлаштырылган 1580 тонна (100%) хуш исле печән әзерләнде. Бүгенге көндә сенаж салуны дәвам итәбез, бүлекчә буенча 7035 тонна (79,9%) сусыл азык тупланды да инде), – дип эш барышы белән таныштырды бүлекчәнең агрономы Идварт Вилданов.
Хуҗин исемендәге бүлекчәдә мал азыгы культуралары 2275 мең гектар мәйданны били. Шуның 449 гектарында күпьеллык үләннәр үсә, кал-ганында кукуруз, судан үләне һәм берьеллык үләннәр катнашмасы чәчелгән.
Басуларда куәтле техниканың һәммәсе дә җитештерүчәнле эшли. Механизаторлар эшкә җаваплы ка-рый. ”МагДон” чапкычында эшләүче Рәлиф Әрдәширов, Данил Сәхәбин, печән төяүче һәм өюче Заһит Сафин, Илдус Кәримов, аны рулоннарга төрүче Илдар Сафиуллин, Илгизәр Фәизов, ферма янына печән ташучылар Марат Лотфуллин, Самат Әхмәдуллин, Ирек Мәсәлимов нәкъ шундыйлардан. Уңган, булдыклы ир-егетләр булганда би-редә мал азыгы хәзерләү булсынмы, урып-җыю эшләре-меһәммәсен дә вакытында башкарып чыгуга ышаналар. Урак кампаниясе дә бүлекчәдә кызу темплар белән дәвам итә. Хуҗинлылар барлыгы 29778 центнер ашлык туп-ларга өлгерде. Бүген биредә механизаторлар базларга сенаж тутыру белән мәшгуль.Иске Бәшир авылы янындагы яшел масса тыгызлау базы янында кызу эш кайный. Биредә ир-егетләрнең кәефе яхшы, терлек азыгы мулдан агыла бит. Аксымга бай кузаклы культуралар катнашмасыннан салынган бу төр сусыл азыкны таләп ителгән бөтен технологияне үтәп, саклауга салалар. Бүлекчә агрономы Идварт Әхнәф улы белдерүенчә, сенаж салганда яшел массаның нинди дымлылыкта булуы, аны әйбәтләп тыгызлау һәм билгеләнгән күләмдә әчетке куллану зур роль уйный. Яшел масса тупланган траншея янында һәркем үз эшен белеп башкара. “Сенаж салуда эшне тиз тотсаң, аның сыйфаты да югары була, “ – ди хисапчы, хаклы ялдагы пенсионер Хәдит Хәсәнов. Чынлап та, җитез бал кортларыдай эшлиләр егетләр. Тезмәләргә салынган үләннәрне турап, “Полесье” комбайннарында Дамир Кирәев, Айрат Латыйпов, Эдуард Гыйззәтуллин автомашиналар һәм тракторга төяп озаталар. “КамАЗ” шоферлары Вадим Сәлимов, Фәрит Әхмәтшин һәм “Т-150” дә Салават Гыйззәтуллин базга яшел массаны өзлексез ташып торалар. Тәҗрибәле механизатор Радис Гатаул-лин”К-700” тракторында массаны тыгызлап өлгерергә тырыша.

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: