Мөһим кампания дәвам итә
2-08-2016, 14:46 | Район яңалыклары | Просмотров: 278 | Комм.: 0
Бөтенрусия авыл хуҗалыгын исәбен алу дәвам итә. Әлеге вакытта район буенча барлыгы 11044 объект барланган.
“Башкортстанстат”ның авыл хуҗалыгы һәм тирә-як мохит статистикасы бүлеге җитәкчесе Нурия Хафизова безнең районда булып, исәп алу кампаниясенең барышы белән кызыксынды. Форсаттан файдаланып без дә аңа берничә сорау бирдек.
–Нурия Сәүбәновна, Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу илебез халкы өчен ят күренеш түгел. Бу мөһим чара нинди максат белән үткәрелә?
–Русиядә авыл хуҗалыгы исәбен алу икенче тапкыр оештырыла. Беренчесе 2006 елда узган иде, шуңа күрә бу өлкәдә тәҗрибәбез бар. Авыл хуҗалыгы исәбен алу бүгенге көндә илдә авыл хуҗалыгының торышын, гомумән, авылларның хәлен белү өчен кирәк. Үткәнендә тупланган мәгълүматларга таянып, республикабызда авыл җир-легендә яшәү шартларын яхшыртуга, авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән берничә дәүләт программасы кабул ителде һәм хәзер уңышлы гына тормышка ашырыла. Быелгы исәп алу нәтиҗәләре дә чынбарлыкны күзал-ларга һәм яхшыртырга ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Чөнки илебезнең икътисади үсеше турыдан-туры авыл хуҗалыгы үсешенә, шушы тармакта хезмәт салучыларның казанышларына бәйле. Авылга ярдәм итү өчен аның проблемаларын яхшылап өйрәнергә кирәк. Бөтен саннар шифрлана, исем-шәрифләр теркәлми. Исәп алучылар бары тик саннар, статистика гына язачак. Без җыйган мәгълүмат – “Росстат”ныкы һәм дәүләтнеке генә. Салым хезмәтенә, башка органнарга бер мәгълүмат та бирелми.
– Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуның быелгы үзенчәлеге нидә?
– Исәп алу кампаниясе 25 көн түгел, ә 45 көн дәвам итәчәк – бу төп үзенчәлек булып тора. Быел исәп алу объектлары исемлегенә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә тәгаенләнгән җир хуҗалары , җирне арендалаучылар яки маллары булган юридик һәм физик берәмлекләр керә. Югары технологияләрдән нәтиҗәле файдаланабыз. 2006 елгы исәп алудан аермалы буларак, авыл хуҗалыгы оешмалары, крәстиян хуҗалыклары тиешле мәгълүматны безгә Интернет аша да җибәрә ала, аларга барып йөрмәсәк дә ярый. Исәп алучылар планшетлы компьютердан файдалана.
–Безнең Чакмагыш районында бу мөһим эш ничек бара?
–Чакмагыш районы буенча барлыгы 12674 объектны исәпкә алу күздә тотыла. Бүгенге көнгә шуның 11044сендә, ягъни 87 процентында исәп алучылар булып, халыктан мәгълүмат туплап өлгергән. Исәп алучылар фикеренчә, районда халык бу мөһим кампанияне үткәрү мөһимлеген дөрес аңлый.
Эшчәнлек өчен биредә уңайлы шарт-
лар тудырылган. Коллектив тату, бердәм, шуңа да исәп алу кампаниясе уңышлы дәвам итә. Әлбәттә, исәп алучыларның эшен барлык җәмәгатьчелекнең активлыгы җиңеләйтә. Көн саен алар ким дигәндә 10 шәхси хуҗалыкта булалар. Исәп алудан шикләнергә урын юк. Ул ил өчен дә, җитештерүчеләр өчен дә әһәмиятле чара. Күпләр авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасы киләчәктә салымнарның артуына китерәчәк дип фикер йөртә, бу һич тә алай түгел. Авыл хуҗалыгында нинди җир ресурслары бар, алар ничек кулланыла? Илдә күпме хуҗалык һәм анда күпме терлек асрала? Җирдә ниләр үстерелә? Анда кемнәр хезмәт сала? Бу мәгълүматлар киләчәктә яңа җир ресурслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен төп чыганак булачак. Исәп алу барышында җыелган мәгълүмат махсус программа буенча эшкәртеләчәк. Беренче нәтиҗәләр киләсе ел азагында билгеле булса, соңгы нәтиҗәләр тагын бер елдан ясалачак. Шунысы аеруча мөһим, саннар чынбарлыкка тәңгәл килсен өчен барыбызга да зур көч салырга туры киләчәк. Исәп алучылар үз эшләренә җаваплы караса, халык аларны аңлап һәм теләктәшлек күрсәтеп каршы алса, максатка ирешербез, дип уйлыйм. Чакмагышлылар да бу юнәлештәге эшчәнлекне оешканлык белән дәвам итә. Уңышлар телим һәммәсенә дә!
–Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Нурия Сәүбәновна! Сынауларны уңышлы үтүегезне телибез.
Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина
Похожие новости:
-
09.07.2016: Район яңалыклары
Уңышлы дәвам итә
-
23.06.2016: Район яңалыклары
1 июльдән башлана
-
16.06.2016: Район яңалыклары
Әзерлек эшләре тәмамланып килә
-
31.05.2016: Район яңалыклары
Исәп алучылар планшет- компьютерлар белән эшләячәк
-
16.06.2015: Район яңалыклары
Уполномоченныйлар эш башладылар