» » Батырлыкка тиң хезмәт

Батырлыкка тиң хезмәт

30-07-2016, 16:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 312 | Комм.: 0
Батырлыкка тиң  хезмәт
“Герой” хуҗалыгында урып-җыю эшләре гөрләп бара. Техникаларның барысы да көзге бодай басуларына җәлеп ителгән һәм бүгенге көндә әлеге культураларның һәр гектарыннан 45,2 центнер төшем алына. Районда иң югары күрсәткеч бу!
Игенче җитештергән ашлык белән үзенә һәйкәл куя, дип сөйләнелә шигырьләрдә. Сап-сары булып җәйрәп яткан басу-кырларга карап, сөенеп-сокланып куясың. “Герой” хуҗалыгының көзге бодай басуында чүп үләненең әсәре дә юк — бодай, картлар әйтмешли, ат дугасы күмерлек. Ә инде шул сап-сары, калын тезмәләрне “йотып” баручы кыр кораблары тагын да фантазияне киңәйтеп, күңелләрне дулкынландырып җибәрә. Соклануымны яшермичә, Баш-кортстан Республикасының атказанган агрономы Әгъләм Хәмитовка сорау-ларны яудырам. Ул мыек астыннан елмаеп кына, сабыр гына җавап бирә.
– Хуҗалыкта быел 2 мең гектарда бөртеклеләр үстерелде. Биредәге басу-лар иген үстерү өчен һәрвакыт уң-дырышлы булды, югары уңыш белән сөендерде. Әмма туфрак ничек кенә бай һәм уңдырышлы булмасын, ул үзен әйбәтләп тәрбияләгәнне ярата. Ел саен басуларга җитәрлек күләмдә ашлама кертелә, берничә тапкыр корткычларга, чүп үләннәренә каршы химик утау үткәрелә. Әле менә урак эшләре башланыр алдыннан уңган механизаторыбыз Вадим Гыйләҗев заманча сиптергеч агрегаты белән 7 мең гектарга якын мәйданнарны микроашлама белән тукландырды. Ә инде кирәкле сыен алган бәрәкәтле басулар табигать кырыслыгына биреш-ми, бүген җир кешесен мул уңыш белән сөендерә, күңелләрдә кәнәгатьләнү, горурлык хисләре уята. Әйтергә кирәк, хуҗалыкта бөртекле культураларның элиталы орлыкларын гына чәчәләр. Мәсәлән, көзге бодайның “Башкирская- 10”, арышның “Памяти Кунакбаева”, арпаның “Саша”, “Белгородская -100”, бодайның “Экадо-70”, “Экадо -109”, карабодайның “Светлана” сортларын үстерделәр. Орлыкчылык белән шө-гыльләнүче хуҗалык буларак, биредә иң яхшы, безнең табигать шартларына яраклашкан элиталы орлыкларны үрчетеп, үстереп, район һәм республика хуҗалыкларына саталар. Бүгенге көндә биредә арышның “Памяти Кунакбаева” сорты тәкъдим ителә. Баш агроном Әгъләм Әхләм улы билгеләвенчә, чәчү материалына сорау зур. “Үткән елда, мәсәлән, 26 млн сумлык сыйфатлы чәчү орлыгы саткан идек, быел инде 19 млн сумлык керем алдык. Бүгенге көндә арыш культурасының яхшы сыйфатлы орлыгын күп хуҗалыклар килеп ала”, – ди ул.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: