» » Артабызмы, кимибезме?

Артабызмы, кимибезме?

14-07-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 318 | Комм.: 0
Демографик хәл
Демографик хәл ил күләмендәге иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. Чөнки илебезнең икътисади һәм социаль үсеше турыдан-туры демографик хәлгә бәйле.
Ә инде гражданлык хәле актларын теркәү статистикасы – халык санының үсешен билгели торган төп күрсәткеч. Ягъни бер кешенең шәхси тормышындагы теге яки бу үзгәреш җәмгыятьтәге сәяси, икътисади һәм социаль процессларны күзаллау мөмкинлеген бирә.
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның беренче яртыеллыгында барлыгы 549 гражданлык торышы буенча акт төзелгән. 2016 елның беренче яртыеллыгына 161 бала дөньяга килде, бу үткән ел белән чагыштырганда 24 балага азрак. Барлыгы 74 малай һәм 87 кыз бала, 1 гаиләдә игезәк сабыйлар туды. Туучылар саны Чакмагыш (83), Юмаш (15), Үрнәк (10) авыл биләмәләрендә арткан, ә калган биләмәләрдә үзгәрешләр әллә ни юк. Шунысы куанычлы, икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туган гаиләләр саны арта. Балага исем кушу — һәр ата-ана өчен җаваплы эш. Сер түгел, һәр гаилә үз сабыена матур, мәгънәле, үзенчәлекле исем сайларга тырыша. Арина, Алина, Диана, Самира – 2016 елда районда кыз балалар арасында киң таралган исемнәр. Малайлар арасында – Данияр, Руслан, Әмир, Артем лидерлык итә. Сирәк кушыла торган исемнәр дә бар: Фәрхәд, Морат, Бәхтияр, Наҗар, Идрис, Назгөл, Элина, София, Эвелина, Эльнара.
Законлы никах теркәп гаилә коручылар саны быел кимегән. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 75 яшь гаилә теркәлде, узган елдагыдан 16 гаиләгә азрак. Шулай ук катнаш гаиләләр саны да бар. Аерылышучылар саны да 2015 ел белән чагыштырганда күбәйгән. Үткән елның шушы вакытында 38 пар булса, быел 45 пар аерылышкан. Иң күп аерылу 25тән алып 39 яшькәчә ирләр һәм хатыннар арасына туры килә.
Тормышның сикәлтәле, бормалы, сынау тулы юлларын үткәндә яныңда ышанычлы таянычың, пар канатың, фикердәшең булу кирәк. Шушы учак җылысына сыенып, аннан көч, дәрт алып яшәгәндә генә без матур уңышлар яулый, куйган максатларга ирешә алабыз. Башкортстан Республикасы Президенты Указына ярашлы, һәр елдагыча, гаилә юбилярларын хөрмәтләү дәвам итә. Агымдагы елда районда 25 гаилә 50, 7 пар 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтте.
Әлбәттә, йорт тулы бала-чага тавышы яңгырап торганда яшәешебез тагы да мәгънәлерәк, гаилә бәхете күпкә татлырак була. Соңгы елларда гаиләләрнең статусы артса да, районда сабыйларның азрак тууы бераз борчылу тудыра. Тагы да иң аянычлысы, халык саны кимүгә туры киләдер мөгаен. Районда мәрхүм булучылар 2015 ел белән чагыштырганда 35 кешегә кимеп, 250 кеше тәшкил итте. Мәрхүм булучыларның 149ы – ир-егет, 101е – хатын-кыз. Үлүчеләр саны Чакмагыш (68), Тозлыкуш (25), Үрнәк (24), Юмаш (22) авылларында арткан. Иң күп үлем ирләрдә — 70-75 яшькә, хатын-кызларда 85 һәм аннан өстәге яшькә туры килә. Үлемгә китергән сәбәпләрнең иң беренчесе – йөрәк-кан әйләнеше авыруы, икенче урында – яман шеш авырулары, өченче урында – бәхетсезлек очраклары. Төп сәбәп – табибларга соңга калып мөрәҗәгать итү. Сүз дә юк, картлыкны каядыр чигендереп яисә атлап үтеп булмый, яшәеш тормышыбыз шундый. Үлем белән яшәү һәрдаим янәшә атлый. Ә булган гомернең һәр мизгелен мәгънәле, бәхетле итү күбрәк үзебездән тора.

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: