Мин, җиркәем, синең гөл генәң
14-07-2016, 10:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 327 | Комм.: 0
Иртә таңнан авыл өстенә дәртле көй-моңнар таралды. Бәйрәм үтәсен белеп, читтә яшәгән авылдашлар туган төбәккә ашкынып кайтты. Алып баручы Рәмилә Сәлимгәрәева: “Кош балаларын очыргандай тирә-якка, еракларга, читкә таралган авылдашларын очрашып-аралашып бергә-бергә сөйләшергә, күңел ачарга, нәсел-нәсәбен, ата-бабалардан калган изге мирасын барлау өчен авылым сезне “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә җыйды.
Хәтерне яңарткан бу чара киләчәкне алдан күрә, тоемлый белү, ата-бабаларыбыз алдындагы изге бурычыбызны аңлау, амәнәтен аткару да ул. Бер акыл иясе әйткәнчә: “Нәселне белү, хөрмәт итү — үз-үзеңне тану, табу” ул. Бүген без авылдашларыбызның сагыну хисләре белән сугарылган сүзләрен тыңларбыз, кайта алмаучыларның сәламен юлларбыз”, – дип чараны башлап җибәрү өчен Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Елена Степановна Семеновага сүз бирде.
Аннан соң сәхнә түренә “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәи-се Вадим Васильевич Соколов хөрмәтләп чакырылды, ул мәйдандагылар-ны сәламләде, бәйрәм белән тәбрикләде, Каратал авылы халкының уңганлыгы-булганлыгы, матур яшәүләре турында әйтте, кооператив икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, бер төркем хезмәт алдынгыларына звено җитәкчесе Рөстәм Нәбиуллин, механизаторлар Әнис Шәйдуллин, Мәснәви Нас-руллин, Тимергали Хәлиуллин, Ринат Латыйпов, Рифат Насруллин, өченче бригада бригадиры Рифат Сәлимгәрәев, рәис урынбасары Филүс Зариповка бүләкләр тапшыр-ды, ә авылга балалар мәйданчыгы төзүне вәгъдә итте.
– Туган җиребез, авылыбыз —барыбызның да уртак хәзинәсе. Кайларда гына яшәсәк тә, нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәк тә авылыбыз туфрагында үскән икмәген ашап, саф һавасын сулап, “Базы” елгасында коенып, суының шифасын тәннәребезгә сеңдереп үскәнбез. Шуңадыр да еллар узган саен авыл үзенә тарта. Туган авылга кайтып балачак эзләрен табар кебек булабыз. Сагынып кайтканнарның күңелләре хисләрдән тулышкан, үзләренә сүз бирик әле, – дип, Рәмилә сәхнә түренә кунакларны чакырды.
Авылдашлары-якташлары алдында Благовар районы хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Камил Хәниф улы Мөхәммәтҗанов, район мәгълүмат-консультация үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаровны чакырды. Алар барлык читтә яшәүче авылдашлар исеменнән мәйдандагыларны бәйрәм белән тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.
Күренекле язучы Туфан Миңнуллин бик фәһемле фикер әйткән: “Читкә киткән авылдашларыбызның яшәешен, бар сулышын, булмышын барлау өчен намус үлчәме булып туган авылы бар”, – ди ул. Бу яклар күренекле кешеләре, иленә игелекле хезмәт күрсәткәннәр, уңганнары-булганнары белән данлы. Бәләкәй генә Каратал авылының 90 еллык олы тарихы бар. Шул еллар эчендә авылда кемнәр генә тумаган да, кемнәр генә үсмәгән, кемнәр генә Каратал авылының уңган килене яисә типсә тимер өзәрлек кияве булмаган.
Авылның иң өлкән кешесе 96 яшьлек Зәлифә Мусина. Һәр вакыйга аның күз алдында узган, ә үткәннәр тетрәндерерлек тә, искә алырдай күңелле мизгелләргә дә бай. Агәбиебез узган гомер юлларына байкау ясый, яшьләрне бүгенге бәхетле тормышның кадерен белергә чакыра. Шулай булмыйча, якты көннәр сугыш һәм тыл ветераннарының тырышлыгы, фидакарьлеге белән яуланды бит. Әлеге көндә авылда дистәгә якын сугыш һәм хезмәт ветераны яши. Әгъләм Шәяхмәтов, Бәһия Камалиева, Хәния Шәйдуллина, Асия Зиннәтуллина, Әүхәт Фәхерт-динов, Мәүҗидә Насруллина, Ха-лит Мөхәммәтҗанов, Фәния Нә-биуллина, Наилә Насруллина бүгенге чарада катнаша. Аларны хөрмәтләп сәхнә түренә чакырдылар, Елена Степановна өлкәннәргә рәхмәт әйтеп, исәнлек-иминлек теләп, бүләкләр тапшырды.
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
14.01.2016: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
04.08.2015: Район яңалыклары
Шаулады, гөрләде Кызлар тавы
-
30.07.2015: Төрлесеннән
Сагышлы гомер агышы
-
27.06.2015: Район яңалыклары
Оҗмахка тиң мондый авыл кайларда бар соң тагын...
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Җыр-моң булып яши күңелдә