» » Бии-бии остаралар

Бии-бии остаралар

12-07-2016, 10:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 282 | Комм.: 0
Балаларның җәйге ялы
Бии-бии остаралар
Җәйге каникул көннәрен укучы балалар түземсезлек белән көтеп ала. Берәүләр әти-әниләре белән төрле җирләрдә сәяхәттә йөри, савыктыру-ял лагерьларында ял итә. Әмма күпчелек авылында гына үткәрә: су коена, урман- яланнарда җиләк-җимеш җыя — кыскасы, табигать кочагында кинәнә.
Иске Сөрмәт авылында яшәүче өченче һәм дүртенче сыйныфларны тәмамлаган Рәмил Гәрәев белән Данил Әлмиев та ял вакытларын бушка уздырмый. Авылның яшь үзешчәннәре алар. Мәдәният йорты директоры Рузилә Нәфыйкова олысы-кичесен мәдәни чараларга-түгәрәкләргә җәлеп итә. 9 сыйныфны тәмамлаган улы Рузил аның төп ярдәмчесе: сәхнә техникасы белән дә идарә итә, малайлар һәм кызларны биергә дә өйрәтә. Рамил белән Данилны да ул өйрәтеп сәхнәгә чыгарды. Аларның чыгышын савучыларның район ярышында катнашучылар да яратып кабул итте.

Р. Галиева фотосы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: