» » Юбилярларны сөендерделәр

Юбилярларны сөендерделәр

7-07-2016, 10:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 280 | Комм.: 0
8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Юбилярларны сөендерделәр
Рәҗәп авылында игелекле гомер кичерүчеләр – Мөсәвәмә һәм Фәһим Шаһаповлар – минем картәнием белән картәтием. Алар икесе дә — сугыш чоры балалары, тормышның ачысын сабый гына чактан татыган кешеләр.
Картәтием Фәһим Әхсән улын яшьлек елларында язмыш илнең төрле почмакларында йөрткән, Олы Теләктә умартачылыкка укыган. Аннан 1952-55 елларда ул Харьковта танкист булып хезмәт иткән. Туган якларына солдат бурычын үтәп кайткач, Рәҗәптә умартачылыкта эшли.
Картәнием Мөсәвәмә Садыйк кызы ишле гаиләдә сигезенче бала булып рәхәтен дә, михнәтен дә күреп үсә. 21 яшендә Свердловскийга торф чыгарырга китә. Ятим калган ике энесен карап үстерешә. Ул мәктәптә техничка булып эшли. Картәтием белән картәнием 1956 елда танышып, сөешеп кавышалар. Берничә елдан йорт салып чыгалар. Гаилә учагын балкытып сабыйлар туа. Биш балага гомер бүләк итеп, тәрбия биреп, намуслы булырга өндәп, эшсөяр итеп үстерә алар. Өлкән уллары Дамир Ырымбур шәһәрендә яши, аэропортта эшли, самолетлар ремонтлый. Рамил Серафимовкада гомер кичерә, нефтьче. Кызлары Рәйлә – Рәҗәптә, Лина — Чакмагышта яши. Төпчек уллары Винер да авылдан читкә китмәде. Балалары барысы да гаиләле, 8 оныклары һәм 7 онык баласы үсте, без барыбыз да өлкәннәрне шатландырып кына торырга тырышабыз: ”Дөньяда сездәйләр сирәк, озак еллар сау-сәламәт яшәгез, сез безгә бик кирәк “ — дибез.
Картәтием белән картәниемнең бергә яшәүләренә 60 ел тулды. Барыбыз да бергә җыелып, тәбрик иттек. Бу көнне газизләребез тагын бер куаныч кичерде. Аларны юбилейлары белән котларга авыл җәмәгатьчелеге килде. Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Әдибә Әхмәтханова Башкортстан Республикасы башлыгының бүләген һәм Котлау хатын тапшырды, матур, тату яшәү рәвеше алып барганнары, яшь буынга тәрбия бирүгә керткән өлешләре, илгә лаеклы ул һәм кызлар тәрбияләп үстергәннәре өчен зур рәхмәт әйтте, сәламәтлек, дөнья иминлеге теләде. Аннан соң мәдәният хезмәтчәннәре сүз алды:
“Бәйрәмегез туры килгән
Язгы айга, матур майга.
Үтсен гомер көзегез дә
Бәхет-шатлык, балда-майда”, — дип концерт номерлары бүләк итте. Альмира Әлмиева, Лира Галимова, Рузилә Нәфыйкова (алып баручы да үзе) матур моңнары белән күңелләрне дәртләндерде. Бу гүзәл көн картәтием белән картәнием күңелендә бәйрәм истәлеге булып сакланыр.

Рида Миргалиева.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: