Кышны озату
2-04-2016, 08:59 | Район яңалыклары | Просмотров: 378 | Комм.: 0
Халык йолалары
Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, диелә халык мәкалендә. Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, дәвам итү безнең авыл биләмәсендә күркәм традициягә әверелде. Митрә-Әюп мәдәният йортының “Яшь йөрәкләр” иҗат төркеме белән “Кичке уен”, “Карга боткасы”, “Орчык өмәсе”, “Сугыш беткән көн”, “Ураза бәйрәме”, “Нәүрүзне каршылау” кебек фольклор кичәләр, дини бәйрәмнәр оештырабыз. “Нәүрүз” — фарсы телендә “Яңа көн” дигәнне аңлата. Бу бәйрәм-йоланы элек-электән урыслар, керәшеннәр, мордва – каратайлар (татарлашкан мордвалар) үткәргән. Бездә бу бәйрәмне 21нче мартта – көн белән төн тигезләшкән көнне оештырдык. Элек-электән Нәүрүзне каршы алганчы ук 7 көн буе гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, сугышлар да атна буе тукталып торган. Ата-бабалар, йола буенча, кыш буе җыелган явыз көчләрне юк итү максатыннан, карачкы яндырылган. Безнең дә мәдәният йорты алдына карачкы куелды. Бу көнне иртә таңнан авылыбызның уңган хуҗабикәләре тәмле ризыклар, табикмәкләр пешереп алып килде. Өстәлләрдә самавырлар кайнап утырды, һәркем майлы коймак, табикмәк белән сыйланды, чәй эчте. Мәктәп укучылар нәүрүз әйтеп, “йомырка җыю” йоласын оста башкардылар. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай “алышканда” бәйрәмгә килгән өлкән яшьтәгеләр һәм балалар Нәүрүзбикә сылуга көч биреп, аны хуплап кул чаптылар. Ә Кыш бабаебыз ярышларда да, биюдә дә җиңелә барды, хәтта егылды, “эри башлады” (чапанының җиңнәренә су савыты тагып алып чыга һәм әкрен генә су агыза). Шулай итеп Кыш бабай үз биләмәсеннән китә, хакимлек итүне Нәүрүзбикәгә тапшыра. Карачкы яндыруның үз мәгънәсе бар. Аңа ут төрткәндә үк гонаһларың өчен гафу үтенергә кирәк, югыйсә, елның башка мизгелләрендә дә үзеңә, гаиләңә кайгы-хәсрәт килүе ихтимал, диләр. Янган карачкыны әйләнеп, яше-карты белән борынгы җырлар башкарылды. Бәйрәм халык уеннары, җыр-моң белән үрелеп көн буена дәвам итте. Чарага килүче һәркем, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, бәйрәмнең символик ризыгы булган тәбикмәктән авыз итте. Аны оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләребез – “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты В.В. Соколовка, “Сихәт” даруханәсе челтәре директоры, муниципаль район Советы депутаты И.М. Усмановка рәхмәт белдерәбез. Бәйрәмне музыкаль яктан Халит Нәбиев бизәде. Гомумән, борынгы йола, гореф-гадәтләргә нигезләнеп үткәрелгән чара авылдашларыбыз, кунаклар күңелендә якты тәэсоратлар калдырды.

Резеда Нигъманова,
Митрә-Әюп авыл мәдәният йорты директоры.

Похожие новости:
-
26.03.2016: Төрлесеннән
Мәдәният яңалыклары
-
19.03.2016: Район яңалыклары
Гүзәл зат һәр көнне хөрмәт һәм мәхәббәткә лаек
-
05.09.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Ветераннар хөрмәтенә күркәм тантана үткәрелде
-
30.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Уку алдынгыларына — бүләкләр