Талант канатларында
2-04-2016, 08:47 | Район яңалыклары | Просмотров: 277 | Комм.: 0
Балаларны тормышыбыз чәчкәләре дип әйтергә барчабыз да күнеккәнбез. Ә менә шушы чәчкәләрнең матур булып үсеп китүе, яшәгән дөньяларыбызга ямь өләшүләре өчен иң беренче чиратта аларның әти-әниләре җаваплы. Укучыларда аң-белемгә сөю уяту, аларны иҗади фикерләүгә юнәлдерү исә күп очракта Укытучы җилкәсенә төшә.
Бу яктан безнең Чакмагыш районы – бик бәхетле район. Чөнки яшь якташларыбызны күпкырлы шәхес итеп тәрбияләүче балалар бакчалары, гөрләп торган мәктәпләребез эшли. Балаларның эстетик зәвыгын үстерүгә, аларның иҗади потенциалын ачуга күп көч һәм тырышлык салган Балалар иҗат үзәгебез бар (директоры – У.Ф.Әһәдуллин). Бу өстәмә белем бирү учреждениесе каршында эшләп килгән түгәрәкләрнең саны бихисап. Аларның җитәкчеләренең хезмәте һәрберсе дә ихтирамга һәм мактауга лаек!
Районыбызның Балалар иҗат үзәгендә инде ничә ел “Ритм” барабанчылар ансамбле эшләп килә (җитәкчесе – З.Т.Хәбирова). Башкорт, татар, чит ил музыкаларын үз иткән бу коллектив районда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда да актив чыгыш ясый. Төрле халыкара, төбәк, республика конкурсларында катнашырга да өлгерә алар.
Узган елның 19-22 ноябрендә “Ритм” ансамбле халыкара проект кысаларында үткәрелгән “Талант канатларында” конкурс-фестивалендә (Яр Чаллы шәһәре) катнашкан иде. Аларның II урынга лаек булулары турында “Игенче” район гәзитендә мәкалә дә басылды. Ләкин бу төркем әгъзалары бер урында тукталып калучылардан түгел. Алар һәрдаим үз сәләт-ләрен үстерүдә, камилләштерүдә зур тырышлык күрсәтәләр. Традициягә әверелгән шушы конкурста “Ритм” ансамбле үз көчен янә сынап карарга уйлый. Өр-яңа музыкаль композиция әзерләп, фестивальнең жюри әгъзалары алдында кабаттан чыгыш ясый алар. Бу юлы инде башкалабыз Уфада үткәрелгән талантлы яшьләр бәйгесендә “Ритм” ансамбле I дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнә.
Районыбыз өчен бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч, мин барабанчылар ансамбленең җитәкчесе, балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Зөлфия Тимерҗан кызы Хәбирова белән элемтәгә чыктым һәм тәбрикләү сүзләремне җиткердем. Ул үз чиратында миңа түбәндәге уй-хисләрен, рәхмәт сүзләрен белдерде:
—Һәр җиңү, яуланган үр артында бик күп кешеләрнең көче һәм тырышлыгы салына. Беренче чиратта мин үземнең укучыларыма (Томила Алтынбаева, Лилиана Шәйморатова, Аделя Нәбиева, Регина Мөхәммәтҗанова, Айнур Камалов, Азалия Сәлимова, Елена Солодовникова, Аделина Галиева, Руфина Әрдәширова, Алсу Ишаева, Рената Ахунҗанова, Эвелина Абдрахманова, Ильвина Солтанова, Альбина Солтангәрәева, Руслан Абраров) һәм аларның әти-әниләренә чиксез рәхмәтлемен. Бу җиңүебезне без туган Чакмагыш районыбызның күркәм юбилее – 85 еллыгына багышлыйбыз. Безнең сәләтебезгә, булдыра алуыбызга ышанып, һәрвакыт ярдәм кулын сузып торган район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка, район мәгариф бүлеге мөдире Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиевага һәм Балалар иҗат үзәге директоры Урал Фәвил улы Әһәдуллинга да рәхмәт сүзләремне әйтәсем килә.
Язмамның ахырында исә мин барча якташлар исеменнән “Ритм” ансамблен, җитәкчесе Зөлфия Тимерҗан кызын мәртәбәле конкурста призлы урын яулаулары белән котлыйсым килә. Иманым камил, бу җиңү әле соңгысы түгел. Сезгә яңадан-яңа биек үрләр яулавыгызны телим. Иҗади гомерләрегез озын булсын. “Ритм” ансамбленең талантлы яшьләре, ялкынлы йөрәкләрегезнең ритмы беркайчан да тукталмасын.
Денис Мансуров.
Похожие новости:
-
17.12.2015: Район яңалыклары
“Әллүки” бездә кунакта
-
03.11.2015: Район яңалыклары
Шаяннар һәм тапкырлар клубының көзге уеннар фестивале үтте
-
15.10.2015: Район яңалыклары
Районыбыз юбилеена багышлана
-
06.10.2015: Район яңалыклары
Сездәдер ул яшәү яме...
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...