» » Яңа шартларда яңа дәрт белән

Яңа шартларда яңа дәрт белән

31-10-2015, 15:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 414 | Комм.: 0
Яңа шартларда яңа дәрт белән
“Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының күптән түгел генә сафка кертелгән Рапат токымчылык-репродукция заводы статусына ия фермасында мал кышлату барышы белән танышу ниятендә анда юлландык. Июль аенда үткән “Басу көне-2015” республика семинар-киңәшмәсендә катнашучылар үз күзләре белән күргән сокланырлык шартлар тудырылган фермада бүген чын мәгънсендә хезмәт дәрте кайный.
Заман таләпләренә җавап бирерлек барлык уңайлыклар да булган комплекста хезмәт салучылар гына түгел, хәтта биредә асралган малкайлар да канәгать икәнлеге күзгә бәрелеп тора. Пөхтә, якты, җылы көнкүреш бүлмәләре, белгечләр өчен махсус җиһазландырылган кабинетлар, саву залында эшләрнең компьютерда башкарылуы – мондый шартлар соңгы елларларда гына күренә башлады әле райондада берничә урында гына. Хәер, республика буенча да андый фермаларны бармак белән генә санап була торгандыр.
Комплекс начальнигы Радмир Вазыйх улы Вахитов, күптән түгел генә кабул итеп алса да, үз хуҗалыгын биш бармагыдай яхшы белә. Зур предприятиеләрдәге кебек, саву залы аерым-ачык күренеп торган кабинетындагы компьютер мониторында саву аппаратларының һәркасыннан тулы мәгълүматлар килеп тора.
–Биредә әлегә төркемнәр туплау -селекция эшләре бара, – диде ул. – 526 баш сыер малына исәпләнгән фермада 400дән артыгы саудыра, йөзләбен бозаулатырга әзерлибез. Төрле тарафлардан тупланган малларның сәламәтлеген тәфсилләп тикшерәбез, артабан көтүдә калдыру-калдырмау мәсьәләсен хәл итәбез. Әйе, моңа кадәр юньле тәрбия күрмәгән, хәтта өчәр ел кысыр йөргән сыерларны әнә шулай җентекле тикшерергә туры килә.
Яңа шартларда яңа дәрт белән
Әйткәндәй, язмабызның башында белдерелүенчә, бу фермага югары миссия беркетелгән: гомумән, хуҗалык буенча вак фермалардан малларны әлеге ке бек эре комплексларга туплау бара икән.Әлеге җаваплы мәлдә эшләрне дә сыналган белгечләргәһәм терлекчеләргә
ышанып тапшырганнар.Ветеринар техник Таһир Гайнел улы Нәфыйков белән ясалма орлыкландыру операторы Ринат Әмирҗан улы Дәүләтгәрәев һәр сөтлебикәне җентекләп тикшерә, кулдан килгән кадәр сәламәтләндерергә тырышалар һәм көтүдә саклап калу-
калмау турында белгеч карары бирәләр.
Биредә хезмәт салган савучылар Айдар Гыйззәтуллин, Айгөл Гыйззәтуллина, Ләйсән Кәримова, Гөлназ Сәләхетдинова, аларны чиратлап ял иттерүче Ләйсән Сухова тудырылган шартлардан канәгать. Терлекчеләр Илһам Вахитов белән Эльвир Әхмәтшин да хезмәтләрен җире-
нә җиткереп башкара торганнардан. Малларга балансландырып азык таратучы “Хозяин” агрегатын хезмәтләндерүче Радис Биктимеровны да биредә мактап телгә алалар. Азык дигәннән, янәшәдә генә барлык шартларына туры китереп силос, сенаж массалары саклагычлар
төзелеп килә. Яңа туган бозауларга уңайлыклар булдыру максатында күрше бинада да эш бара иде: кибенү кабиналары урнаштырыла, уңай микроклимат булдыру хәстәре күрелә.
Күрсәтелгән сәбәпләр аркасында әлегә савым һәм үрчем күрсәткечләре турында җәелеп китәргә ашыкмасалар да, аларның районыбыздагы аерым фермалардагыдан күпкә югарырак булуын берәү дә инкарь итмәс. Ә хезмәт җиңүләре биредә, һичшиксез, зур булачак әле.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: