Ветераннарга сертификатлар тапшырылды
14-05-2015, 11:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 408 | Комм.: 0
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында хөрмәтле ветераннарыбызны бүләкләү тантанасы үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәдис Бикмөхәммәтов, муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов, халыкны социаль яклау үзәге директоры Илвера Шәймөхәммәтова дүрт ветераныбызга Русия Президенты Указы исеменнән игълан ителгән торак алу яки төзелеш өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм сертификатын тапшырды. Бу сертификат районыбызда 30дан артык ветераныбызга бирелде. “Һава шартлары яңгырлы булуга карамастан, безнең күңелләребез сезгә карата кояшлы көн кебек якты һәм нурлы. Җиңү бәйрәме – илебезнең һәр кешесе өчен зур әһәмияткә ия булган көн. Әлеге җиңү – зур корбаннар аша килгән җиңү. Аяз күк йөзе, тыныч тормыш өчен без сезгә һәм тыл хезмәтчәннәренә бурычлыбыз. Мондый дәһшәтле сугышлар башка кабатланмасын, һәммәгезгә исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе, киләчәктә балаларыгыз изгелекләрен күреп, игелекле гомер кичерергә насыйп булсын”, – диде ветераннарны тәбрикләп Риф Сәгъдәтулла улы.
Ветераннар һәм тол хатыннар урындагы үзидарәлек органнарына үзләрен искә алганнары, хәстәрләп торулары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Әзерләде: Лиана Ханмурзина
Похожие новости:
-
08.05.2015: Район яңалыклары
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда
-
30.04.2015: Район яңалыклары
Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы
-
02.04.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бәйрәмгә әзерлек ничек бара?
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы