Районда ниләр бар?
№ №81 11015 | 16-07-2015, 11:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 483 | Комм.: 0
Рапат авыл Советы авыл биләмәсендә республика күләмендәге зур чара – Басу көненә әзерлек киң колач белән алып барыла. 11 июльдә биләмәдә шимбә өмәсе үтте. Анда авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте, мәктәп, балалар бакчасы һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты.
Мәләвездән–җиңү белән!
8 июль көнне Мәләвез шәһәрендә Башкортстан Республикасы кубогының 7 нче этабына велосипедта узышу буенча 1999-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында ярышлар узды.
Тырышлык бушка китми
№ №81 11015 | 16-07-2015, 10:55 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 629 | Комм.: 0
«Базы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Калмашбаш һәм Байбулат бүлекчәләрендә дә, тоташ хуҗалыктагы кебек, һәр җирдә эш кайный. Җәйге көн ел туйдыра дигәндәй, көнне төнгә ялгап, кышкылыкка мөмкин кадәр күбрәк мал азыгы хәзерләп калырга тырышалар биредә. Калмашбаш бүлекчәсендә 186 гектарда костер һәм люцерна чабылып бетеп, 556 тонна коры печән рулоннарга төрелде. Бу эшне Айдар Юнысов белән Фларис Зиннәтуллин “МТЗ–82” тракторларында тиз көндә башкарып чыгуга ирештеләр.
Изгелегегез үзегезгә савап булып кайтсын
№ №80 11014 | 14-07-2015, 10:44 | Төрлесеннән | Просмотров: 555 | Комм.: 0
Иске Бәшир урта мәктәбендә 2009 елдан матур бер традиция яшәп килә. Мәктәбебездә озак еллар хезмәт салган, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран-укытучы Ришат Сирай улы Абдуллинның якты истәлегенә багышлап фонд оештырылган иде.
Гайдел-фитыр бәйрәме мөбәрәк булсын!
№ №80 11014 | 14-07-2015, 10:40 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 555 | Комм.: 0
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим.
Әлхәмдүлилләһи раббил-гәләмин, мөбәрәк Рамазан ае үтеп китеп бара. Әлхәмдүлилләһи, ай буена ураза тотып, тәравих намазларын укыдык, берберебезгә олуг хөрмәтне арттыручы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы ифтар мәҗлесләрендә катнашып авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Коръән укыдык, вәгазь сөйләдек һәм тыңладык.
Әлхәмдүлилләһи раббил-гәләмин, мөбәрәк Рамазан ае үтеп китеп бара. Әлхәмдүлилләһи, ай буена ураза тотып, тәравих намазларын укыдык, берберебезгә олуг хөрмәтне арттыручы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы ифтар мәҗлесләрендә катнашып авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Коръән укыдык, вәгазь сөйләдек һәм тыңладык.
Ураза бәйрәмендә – өч көн ял
№ №80 11014 | 14-07-2015, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 451 | Комм.: 0
Быел иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаете җомга, 17 июльдә билгеләнә. Республика Хөкүмәтенең 2014 елның 15 октябрендә кабул ителгән 466 санлы карарына ярашлы, 17 июль эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде.
Наркотикларга каршы бергәләп көрәшәбез
№ №80 11014 | 14-07-2015, 10:30 | Кеше һәм хокук | Просмотров: 573 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасында балалар - яшүсмерләр өчен “Яшь спецназчы” хәрби-спорт лагерьлары оештыру эше үсешә бара. Безнең районда шундый беренче лагерь 2008 елда оешкан иде. 2015 елда Игенче авылы янәшәсендәге акланда “Яшь спецназчы” профильле палаткалар лагере 30 үсмер малай һәм кызны үзенә җыйды.