Котлыйбыз!
№ 146 (11080) | 17-12-2015, 11:26 | Котлаулар | Просмотров: 478 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай эшчәнлеген һәм аның Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы белән тыгыз хезмәттәшлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен якташыбыз – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Рабис улы Янбухтин Русия Федерациясе Дәүләт Думасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Дөньякүләм бәйгедә –икенче урын
№ 146 (11080) | 17-12-2015, 11:23 | Спорт | Просмотров: 338 | Комм.: 0
10-12 декабрьдә Ырынбур шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья кубогы ярышлары узды. Анда 23 илдән 200дән артык баһадир көч сынашты. Русия җыелма командасының 12 әгъзасының дүртесе Башкортстан вәкилләре иде. Шунысы куанычлы, республикабыз гына түгел, илебез данын арттыруга да өлеш кертүче шушы дүртәүнең икесе безнең райондашларыбыз Рөстәм Зыякаев белән Динар Кәлиев булды.
“Әллүки” бездә кунакта
№ 146 (11080) | 17-12-2015, 11:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 431 | Комм.: 0
16 декабрьдә “Шатлык” балалар бакчасына “Әллүки” журналы вәкилләре кунакка килде. Анда “Кызыл таң” нәшриятенең баш мөхәррире Фаил Камил улы Фәтхетдинов, үз хәбәрчесе Венера Мәҗитова, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Эльвира Галиева катнашты.
Районыбыз — бай, яшәүләребез дан булсын!
№ 145 (11079) | 15-12-2015, 11:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 480 | Комм.: 0
Хөрмәтле райондашлар!
Кадерле кунаклар!
Кадерле кунаклар!
Олуг бәйрәмебез – туган районыбызның юбилее белән тәбрик итәм, һәрбарчагызга сәламәтлек, имин тормыш, барлык изге эшләрегездә уңышлар телим, — дип башлады ул чыгышын. —Әле кайчан гына районыбызга 80 яшь тулуны билгеләп үткән идек. Узган биш ел эчендә ул күркәм үзгәрешләр кичерде, икътисад һәм социаль сәясәт өлкәләрендә рес-публикада алдынгы урында баруын дәвам итте. Һәм арытаба да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыра барабыз.
Хәлләрен күпкә җиңеләйтеп
№ 145 (11079) | 15-12-2015, 11:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 410 | Комм.: 0
Халыкара инвалидлар көне 1992 елның 3 декабреннән бирле билгеләнә. Сәламәтлеге чикле ватандашларыбызның хәлен җиңеләйтү, аларда яшәүгә, киләчәккә өмет чаткылары уяту, тулы хокуклы гражданнар булып яшәү өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудыру, шәфкатьлелек күрсәтү, игътибарлы булу – барыбызның да изге бурычы санала.
Горурланырлык эшләребез бар
№ 144 (11079) | 12-12-2015, 10:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 388 | Комм.: 0
Хөрмәтле райондашлар, кадерле килгән кунаклар!
Һәркайсыбызның дөньяга аваз салган, беренче кыюсыз адымнар ясаган, тәүге сүзен әйткән, белем алган һәм хезмәт юлын башлап җибәргән иң кадерле, газиз туган ягы бар.
14 декабря 2015 года – Общероссийский день приёма граждан
11-12-2015, 11:34 | Кеше һәм хокук | Просмотров: 424 | Комм.: 0
По поручению Президента Российской Федерации и распоряжению Генерального прокурора Российской Федерации, 14 декабря 2015 года с 12.00 до 20.00 часов состоится Общероссийский день приёма граждан.