» » Тургай моңнарына тиңләшерлек җыр яңгырады басу өстендә

Тургай моңнарына тиңләшерлек җыр яңгырады басу өстендә

25-08-2016, 09:49 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Тургай моңнарына тиңләшерлек җыр яңгырады басу өстендә
Урак чоры – авыл эшчәннәре өчен иң тынгысыз чор.  Басуда эшләүчеләрне исә эш киеренкелеге генә түгел, гадәти булмаган һава шартлары, эсселек тә сыный.
Әмма, авырлыкларга карамастан, кара тир түгеп чәчеп үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен, бар тырышлыгын сала механизаторлар. Аларның җиңел булмаган хезмәтен берникадәр төрләндереп, күңелле ял минутлары бүләк итү максаты белән мәдәният хезмәткәрләренең басуларга чыгып җыр-моң бүләк итүе – еллар буена традициягә әверелгән күркәм гадәт. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте механизаторлары да, бу мөһим кампаниядә сынатмаска тырышып, басуларда өлгергән уңышны мөмкин кадәр оптималь вакытта җыеп алырга омтыла. Яңа Бирде һәм Рәҗәп мәдәният йорты хезмәткәрләрен берләштергән агитбригада әгъзалары Яңа Балак авылы янындагы басуда эшләүче игенчеләр янына барып, алар төшке ашка туктаган арада кечкенә концерт бүләк итеп кайтты. Рузилә Нәфыйкова, Лира Галимова, Альмира Әлмиева яңгыраткан җырларны, Рузил Нәфыйков һәм Фәния Сәетгәрәева башкаруындагы биюләрне кырдагылар бик яратып кабул итте. Салават Ганиев гармунда уйнап, чыгышларны музыкаль яктан бизәде. Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Р.Х.Хәкимов чыгыш ясап, басу эшчәннәренә уңышлар теләде. Җәмгыятьнең агрономы Илнур Шәйхелисламов күңелләрне күтәреп, эшкә дәртләндергән бу тамашаның шаһиты булган барлык механизаторлар исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әзерләде: Рәзилә Арсланова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: