» Хәлләр күзәтчелектә тотыла

Хәлләр күзәтчелектә тотыла

5-04-2016, 16:39 | --- | Просмотров: 366 | Комм.: 0
Язгы ташкын
Хәлләр күзәтчелектә тотыла
Бәшир авыл Советы авыл биләмәсенә караган Яңа Йомран авылы, Чәрмәсән елгасы бөгелешендә урнашканлыктан, һәр ел язгы ташкында су басу хәвефе астында кала. Дөресрәге, биредәге түбән урамнарда яшәүчеләр һәр яз берникадәр уңайсызлыклар кичерә. Быел бу җәһәттән эшләр торышы турында биләмә җитәкчесе Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева безгә түбәндәгеләрне җиткерде:
– Яңа Йомран авылында бүген 44 йортта 51 кеше яши. Һәр елдагыча, язгы ташкыннар алдыннан әлеге табигать казасын мөмкин кадәр әзрәк югалтулар һәм уңайсызлыклар белән үткәрү буенча махсус комиссия төзелде, аның эш планы кабул ителде. Комиссия әгъзалары, һәр йортта булып, аларда яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрде, су басу хәвефе янаганда нәрсәләр эшләргә кирәклеген хәтерләренә төшерде. Атап әйткәндә, Яңа Йомран фермасында су басу куркынычы булган урыннардагы абзарлардан йорт хайваннары хәвефле чор үткәнче тотылачак, йортларда яшәүчеләргә көтелмәгән хәлләр килеп туганда авария-коткару формированиеләренә, махсус дежурлык итүче кешеләргә мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды, телефон номерлары таратып бирелде, алар җитәрлек күләмдә азык-төлек, дарулар белән тәэмин ителде. Гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткару өчен бер моторлы, ике ишкәкле көймәләр әзерләнеп куелды, су баскан очракта ул йортларда яшәүчеләрне вакытлыча сыендырып тору урыны билгеләнде. Бүгенге хәлләргә килсәк, алар күзәтчелек астында тотыла. Чәрмәсән елгасы боздан ачылып бетте, ташкын сулары кимүгә бара (дүшәмбе иртәсенә 7 сантиметрга кимегән иде). Яңа Йомранның түбәнге өлешендәге Гыйззәтуллин урамында егермеләп ихатада су күтәрелде. Мал-туарның кайсы фермага күчерелде, кайсы абзарның өске катында тотыла, кешеләр үз йортларында яши, резин итекләрдә яки көймәләрдә чыгып йөри алалар. Өлкәнрәкләр янына балалары кайтты, алар һәркайсы барлык кирәк-яраклар белән тулысынча тәэмин ителгәннәр. Махсус кешеләр кизүдә (дежурда) тора, гадәттән тыш вакыйгалар килеп туса, алар ярдәмгә әзер. Берничә көннән су күләме кимеп, гадәти тормыш башланыр, дип өметләнәбез.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: