Барысы да яхшы киләчәгебез хакына
5-12-2015, 10:26 | --- | Просмотров: 413 | Комм.: 0
3 декабрьдә Кремльдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Федераль Җыелышка еллык Мөрәҗәгатьнамәсен җиткерде. Илебезнең артабангы үсеше өчен төп документ булган әлеге юллама 1000нән артык кеше катнашлыгында ишеттерелде.
Ил башлыгы чыгышын күптән түгел террор актларында һәлак булган ватандашларыбызның якты истәлеген бер минут тын калып хөрмәтләү белән башлады. Һәр елдагыча, Мөрәҗәгатьнамәдә күтәрелгән мәсьәләләр күп кырлы булды һәм аларның һәркайсы үтәлергә тиешле бурычлар итеп куелды.
Террорчылык – бүген дөнья күләмендә куркынычлы күренеш, дип билгеләде ул. Илебездә аны авызлыклау өчен нинди чаралар күрелүен хәтердә яңартып, дөньядагы прогрессив көчләр белән берлектә бу явызлыкны төбе-тамырыннан юк итү өчен нәрсәләр эшләнелүен бәян итте. Атап әйткәндә, бүген Русия авиация-космик гаскәрләренең террорчыларга каршы эффектлы көрәш алып баруын бөтен дөнья тануын, Төркия җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләр, аларның Русиянең СУ-24самолетын законсыз бәреп төшерүләрен һәм очучыны үлемгә дучар итүен дөньякүләм террорчыларны яклау билгесе дип атады һәм әлеге дәүләт җитәкчеләренең җинаятьчел гамәлләренә Аллаһ Тәгалә җәза бирергә вакыт җиткәндер, дип белдерде.
Ил башлыгы суд системасына үзгәрешләр кертү кирәклеген дә күтәреп чыкты. Атап әйткәндә, зур зыяны булмаган җинаять төрләре өчен иректән мәхрүм итүне административ җәза бирү белән алмаштыру күпләрнең, бигрәк тә яшьләрнең тормышын бозмас иде, ә менә, киресенчә, зур җинаятьләр өчен җаваплылыкны катгыйлаштыра төшү яхшы булыр иде, диде ул. Ягъни, ялгыш юлга баскан кешеләргә гуманлы караш кирәк икәнлеген бәян итте.
Илебез бюджетына килгәндә, эчтән һәм тыштан зур тетрәнүләргә карамастан, аның дефициты 2016 ел йомгаклары буенча өч проценттан артмаска тиеш, хәтта табыш күләме көтелгәндәгедән әзрәк булса да. Бюджет шундый төгәл планлаштырылсын, бер генә тиене дә дәүләт кассасыннан читкә китәргә тиеш түгел, диде ул.
Президент 2020 елга кадәр без үзебезне тулысынча үз товарларыбыз белән тәэмин итәргә тиешбез, дигән бурыч куйды. Югары эффектлы хуҗалыкларга дәүләт ярдәме дә зур булачагын вәгъдә итте ул. Безне чималга түбән бәяләр бик озак озатачак әле, шуңа күрә, әгәр бүген икътисадыбызны тамырыннан үзгәртмәсәк, бернинди дә үсешкә өмет итә алмаячакбыз. Чимал сатуны түгел, ныклап үзебездә җитештерүне өстен куярга, сыйфатлы, конкурентлыкка сәләтле товарлар белән дөнья базарын яуларга омтылырга бурыч куйды.
(Дәвамы белән 141 санлы гәзит битләрендә таныша аласыз).
Похожие новости:
-
08.09.2015: Төрлесеннән
Өлкән абунәчеләребезне мәгълүматлы итик!
-
11.07.2015: Җәмгыять тормышы
Тотрыклылык хакына берләшелде
-
09.07.2015: Җәмгыять тормышы
Уфада – дөнья сәясәте үзәге
-
27.06.2015: Район яңалыклары
“Мәк – 2015” операциясе бара
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында