Геройлылар өчен чик түгел
№ 39 (11121) | 9-04-2016, 09:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 329 | Комм.: 0
Терлекчелек — хуҗалык кассасына ел әйләнәсенә акча кертә торган мөһим тармак. Безнең кооперативта барлыгы 2749 баш сыер малы исәпләнә. Шуның 900е — савым сыерлары.
Егетләр китә хезмәткә
№ 38 (11120) | 7-04-2016, 16:43 | Район яңалыклары | Просмотров: 321 | Комм.: 0
1 апрельдән Русиядә 1989-1998 елда туган егетләрне хәрби хезмәткә чакыру башланды. Быел Русия буенча 150 меңгә якын егет армия сафларына алыначак. Башкортстаннан 5300дән артык кеше Кораллы Көчләрдә хезмәт итәчәк. Безнең районның 60ка якын егете дә изге бурычын үтәргә юлланачак. Районда хәрби хезмәткә чакыру буенча комиссия 1 апрельдән эшен башлап җибәрде.
Котлыйбыз!
№ 38 (11120) | 7-04-2016, 16:42 | Спорт | Просмотров: 368 | Комм.: 0
26 мартта Дүртөйле районының Иске Яндыз авылында авыл яшьләре командалары арасында VII төбәкара волейбол турниры үтте. Анда Борай, Дүртөйле, Чакмагыш районнарыннан җиде команда катнашты. Осталыкка зур сынау булган бу ярышларда безнең якташларыбыз да сынатмады – мактаулы II урынны яулап кайтты. Спортчылар Альберт Кәлимуллин, Дмитрий Дмитриев, Вадим Бакиев (капитан), Александр Сайдяков, Андрей Готяшов, Айдар Кәлимуллинны берләштергән районыбыз командасына артабан да зур җиңүләр һәм уңышлар телибез.
Хәлләр күзәтчелектә тотыла
№ 37 (1119) | 5-04-2016, 16:39 | --- | Просмотров: 366 | Комм.: 0
Язгы ташкын
Бәшир авыл Советы авыл биләмәсенә караган Яңа Йомран авылы, Чәрмәсән елгасы бөгелешендә урнашканлыктан, һәр ел язгы ташкында су басу хәвефе астында кала. Дөресрәге, биредәге түбән урамнарда яшәүчеләр һәр яз берникадәр уңайсызлыклар кичерә. Быел бу җәһәттән эшләр торышы турында биләмә җитәкчесе Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева безгә түбәндәгеләрне җиткерде:

Эш кешесенең кадере булса, биеклекләр яулана
№ 37 (11119) | 5-04-2016, 09:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 314 | Комм.: 0
Язга әзерсеңме, игенче?
Яз кояшы көннән-көн яктырак балкыган саен игенченең күңеле ашкына. Сабанда сынатмас өчен һәммәсен хәстәрләп куярга тырыша ул. Без килгәндә Ленин исемендәге кооперативның Яңа Балтач машина-трактор паркында да эш кайный иде. Кооператив рәисе урынбасары Алмаз Миндияровтан ремонт эшләренең барышы турында кызыксындык.

Районда ниләр бар?
№ 37 (11119) | 5-04-2016, 09:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 281 | Комм.: 0
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты кысаларында Иске Бәшир авылы мәдәният йортының тәрәзәләре пластик конструкцияләргә алмаштырылачак. Бу турында күптән түгел гражданнар җыелышында тәкъдим кертелгән иде һәм әлеге эшне аткару быелгы планга куелды. Әлеге мәлдә проект-смета эшләре башкарыла, артабан подрядчы оешмага конкурс игълан ителәчәк һәм иң оптималь вакытта азрак чыгымнар белән сыйфатлы эш тәкъдим итеп җиңеп чыккан оешма мәдәният йортында уңайлылык тудырырга алыначак.
***
***
Национальный план противодействия коррупции на 2016 - 2017 годы.
4-04-2016, 16:52 | --- | Просмотров: 213 | Комм.: 0
Указом Президента РФ от 01.04.2016 № 147 федеральным государственным органам поручено обеспечить внесение в планы по противодействию коррупции изменений, направленных на достижение конкретных результатов в работе по предупреждению коррупции.