» » Эше һәрчак үрнәкле

Эше һәрчак үрнәкле

19-01-2017, 09:48 | Төрлесеннән | Просмотров: 250 | Комм.: 0
Эше һәрчак үрнәкле
“Яратып сайлаган һөнәр ялкытмый”, – диюләре хак. Ира Мәгалимова да китапханәче һөнәренә гомере буена тугры калды.
23 ел шушы хезмәттә — Сыйрышбаш авылы халкына мәгърифәт нуры өләшә, балаларда, яшь егетләр һәм кызларда зыялылык, мәдәниятлелек сыйфатлары тәрбияләүдә аның лаеклы өлеше бар. Ул үзе бик тыйнак, әдәпле, олысы-кечесе белән уртак тел таба белә. Шуңа да аның янына һәркем тартыла. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы шөгыльләр таба, китап дөньясына җәлеп итү чарасын күрә. Ул оештырган “Мирас” клубына мәсәлән өлкән яшьтәгеләр дә теләп йөри.
Китапханәдәге эшчәнлек район күләмендә уңай бәһалана. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльвира Газизова кул астындагы хезмәткәре турында түбәндәгеләрне җиткерде:
“Ира Мәгалимова — тәҗрибәле белгечләрнең берсе, эшенең барлык нечкәлекләрен белә, яшьләр остазы. Биредәге эшчәнлек заман таләпләренә ярашлы алып барыла, “Модельле китапханә” дигән югары исемен аклый. Ә бит менә шул модельлелеккә ирешү өчен Ира Наил кызы үзе дә зур көч салды. Заман китапханәсе өчен материаллар белән тәэмин итүгә ул гаилә подрядын оештырып, яңартып коруга тотынды. Бу гаять мөһим һәм мәшәкатьле эштә аңа тормыш иптәше Мәгафур һәм уллары Динар белән Айнур ярдәм итте. Моннан тыш, яңа система буенча башкалардан соңрак эшли башласа да, заманча юнәлешкә беренчеләрдән булып алынды: хәзер бу китапханәнең үз сайты бар.
Кыскасы, без Ира Наил кызы-ның эшчәнлеген һәрчак үрнәк итеп куябыз”. Бу сүзләрдән аңла-шылуынча, Мәгалимовлар үрнәкле гаилә буларак та хөрмәтле. Ира Мәгалимова Тозлыкуш авыл Со-ветының актив җәмәгатьчесе дә. Мөһим сәяси кампанияләрдән читтә калмый: сайлаулар үткәндә янып йөри. Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясендә дә ул активлыгы белән аерылып торды.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: