» » Корбан гаете алдындагы 10 көннең фазыйләте

Корбан гаете алдындагы 10 көннең фазыйләте

1-09-2016, 10:22 | Төрлесеннән | Просмотров: 324 | Комм.: 0
3 сентябрьдә ислам дөньясында мәртәбәле айларның берсе булган зөлхиҗҗә ае башлана. Аллаһы Тәгалә аеруча билгеләп киткән вакыт аралыклары исемлегендә шушы айның беренче ун көне дә бар. Бу көннәрнең фазыйләте һәм бөеклегенә Коръәни-Кәримдә дә күрсәтмә бар. Алар Аллаһ каршында бөек. Аллаһы Тәгалә бу көннәрдә башкарылган игелекле гамәлләрне барысыннан да ныграк ярата. Беренче ун көн арасында иң яхшы ике көн бар. Алар – Корбан бәйрәме (зөлхиҗҗә аеның унынчы көне, быел 12 сентябрьгә туры килә) һәм Гарәфә көне (тугызынчы көн, быел 11 сентябрь).
Гарәфә көненең фазыйләте турында мондый хәдис бар: “Аллаһның үз колларын Тәмуг утыннан Гарәфә көненнән дә күбрәк коткарган башка көн юк. Гарәфә көнендә укылган дога – иң яхшы дога. Гарәфә көнендә тоткан ураза өчен Аллаһы Тәгалә үткән ел һәм киләсе елның гөнаһларын кичерер дигән өммәттәмен…”.
Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнендә нинди гыйбадәтләр кылырга кирәк соң?
Беренчедән, бу көннәрдә иң яхшы эшләр – хаҗ һәм кече хаҗ (гомрә) кылу. Икенчедән, “Аллаһы әкбәр” дип тәкъбир әйтү, Аллаһны зикер итү – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә. Аллаһ Рәсүле: “Бу көннәрдә ешрак “Лә иләһә илләллаһү” дип тәһлил, “Аллаһу әкбәр!” дип тәкъбир, “Әлхәмдүлилләһи” дип тәхмид әйтегез”, – дигән. Өченчедән, бу тугыз көндә (яисә шул тугыз көннең кайберләрендә) ураза тоту – иң яхшы эшләрнең берсе. Үз хәдисләрендә Аллаһ Рәсүле: “Аллаһ ризалыгы өчен бер көн тотылган ураза Аллаһ колының йөзен тәмуг утыннан җитмеш еллык ераклыкка читләтер”, – диде. Шулай ук хаҗда булучылардан кала бар мөселманнарга да Гарәфә көнендә ураза тоту – иң күркәм эшләрдән. Дүртенчедән, тәүбә итү, гөнаһларны ярлыкауны сорау да иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә. Бишенчедән, башка игелекле, саваплы гамәлләрне, кешенең үз иркендә булган гыйбадәтләрне ешрак башкару (намаз уку, сәдака бирү, Коръән-Кәримне күбрәк уку, хәләлне куллану һәм хәрамнан тыелу, күршеләреңә хөрмәт күрсәтү, туганлык бәйләнешләрен ныгыту һәм башка игелекле эшләр эшләү). Алтынчыдан – гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышу. Гает намазында хәтта хатын-кызларга да булырга кушылган. Җиденчедән, бәйрәм көнне һәм зөлхиҗҗә аеның 11-12нче көннәрендә корбан чалырга кушылды. Аллаһы Тәгаләнең бу сүзләрен исебездән чыгармыйк: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!”
Аллаһы Тәгалә барчаларыбызга зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненең фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәл-гыйбадәтләребезне арттырып үтәргә насыйп итсә иде.

Галим Шакиров,
районның имам-мөхтәсибе.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: