» » Саф күңелдән изге ниятләр белән

Саф күңелдән изге ниятләр белән

7-07-2016, 10:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 545 | Комм.: 0
Ураза гаете тәэссоратлары
Саф күңелдән изге ниятләр белән
5 июльдә барлык мөселманнар Ураза гаете бәйрәмен билгеләп үтте.
Барлык мәчетләрдә – халык җыелып гыйбәдәт кыла алырлык башка урыннарда бу бәйрәмгә багышланган чаралар үтте. Русия Федерациясенең Үзәк һәм Себер төбәкләре диния нәзарәте җитәкчесе, баш мөфти – Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә ураза намазы Уфаның “Ләлә-Тюльпан” мәчетендә, Мәскәүнең Собор мәчетендә мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендә үткән гыйбәдәт кылу Үзәк телевидение каналлары аша бөтен илебезгә туры эфирда күрсәтелде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов Уфа шәһәренең “Мәдинә” мәчетендә булды. Биредә имам-хатиб Замир хәзрәт Хәйруллин җи-тәкчелегендә изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете хөрмәтенә намаз укылды, вәгазьләр яңгырады. Республика җитәкчесе җыелучыларны бәйрәм белән котлап, күмәк намазга басты һәм чаралар соңында мәхәллә әгъзалары белән аралашты.
– Шушы матур мәчеткә бәйрәм уңаеннан бик күп кешеләр җыелган. Изге бәйрәмне без якты уйлар, яхшы эшләр белән каршы алабыз. Туганнар, якыннар, бөтен халык имин, тату, бәхетле булсын, дип телибез. Кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Бу изге көн безнең бердәмлегебезне ныгыта, миһербанлык, мәрхәмәтлек хисләре уята, ата-бабаларыбызның изге мирасына мөнәсәбәтләрне яхшырта. Ислам динендәге һәр кеше бу көннәрдә мохтаҗларга ихлас ярдәм кулын сузарга омтыла.
Республикабыздагы мөселман рухани-лары рухи агарту белән мәшгуль, конфессияара хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертәләр, яшьләрне башка дин вәкилләрен ихтирам итәргә өйрәтәләр. Бездә яңа мәчетләр төзелә, ислам мәгърифәтенең иң яхшы традицияләре тергезелә, дин тотучы яшьләр белән тыгыз бәйләнеш булдырылган, хаҗ кылучыларга изге сәфәр өчен шартлар тудырыла, шәфкатьлелек кебек күркәм гамәл хуплана. Хөрмәтле ватандашлар, сезгә ныклы сәламәтлек, изгелек һәм тынычлык телим. Изге бәйрәм һәр йортка яхшы кәеф, җылы мөнәсәбәтләр һәм иминлек кенә китерсен! – диде ул мөрәҗәгатендә.
Районыбыздагы барлык мәчетләрдә дә, әлегә мәчете булмаган авылларда исә башкача җаен табып, дин кардәшләребез Ураза гаетен оешкан төстә үткәрде. Аллаһ йортларындагы гыйбадәтләрдә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең бүлек начальниклары, район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре дә катнашты, бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерделәр, хак диндәге райондашларыбызга изгелек, мәрхәмәтлелек, исәнлек-саулык, хезмәт уңышлары теләделәр.
Хәбәрчебез Рапат мәчетендә үткән чараларда катнашты. Авыл имам-хатибы Марат хәзрәт Ильясов дин кардәшләре алдында бәйрәм вәгазен ишеттерде, артабан гает намазы укылды, хәер-сәдакалар өләшүче мәхәллә әгъзаларының изге теләкләре кабул булсын өчен дога кылынды.
Югарда республика җитәкчелеге әйткән сүзләргә куәтләү булып, урыннардагы имамнарның дин тәгълиматларын таратуда, халыкка борын-борыннан килгән изге сыйфатларны кабат кайтарырга ярдәмләшүдә рольләре зур. Марат хәз-рәтнең вәгазендә авылдашларына изге үгет хисләре дә, аларның матур итеп дөнья көтүләренә соклану да, фидакарь хезмәт уңышларына шөкерана кылу да, табигать шартларының авыл эшчәннәренә йөз белән борылуына өмет-ышаныч та яңгырады. Бәйрәм чараларында авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатовның, Социалистик Хезмәт Герое Ринат Шәйхулла улы Йосыповның да катнашуы аны тагын да мәртәбәлерәк итте. Әйткәндәй, изге бәйрәмдә яңгыраган теләкләр кабул булды: икенче көнне күп урыннарда шифалы җылы яңгыр сибәләп торды.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: