Котлыйбыз!
15-03-2016, 10:32 | Спорт | Просмотров: 312 | Комм.: 0
Бәйрәм көннәрендә Салават шәһәрендә ир-егетләр арасында спортның пауэрлифтинг төрендә штанганы яткан килеш күтәрү буенча Башкортстан Республикасы Кубогына ярышлар үтте. Уфа, Ишембай, Стәрлетамак, Күмертау, Октябрск шәһәреннән, Чакмагыш, Чишмә районнан барлыгы 160 спортчы катнашты. Безнең районнан Илдар Низамов 83 килограммга кадәр авырлык категориясендә 167,5 килограмм штанга күтәреп, II урын яулады. Якташыбыз Башкортстан Республикасы җыелма командасы составына кертелде һәм бу спорт төре буенча Русия Кубогына оештырылачак ярышларда катнашчак.
***
Районыбызның яшь спортчылары уңышлары белән сөендереп, кенә тора. Үсмерләр хоккей лигасы командасы уенчылары үз төркемендә җиңү яулап, финалга чыкты. Ә инде шайбалы хоккей буенча Башкортстан беренчелегенә ярышлар Салават шәһәрендә үтте. Өч көн дәвам иткән турнирда безнең район командасы сынатмады – бишенче урын яулады. Арсен Гайсин, Марсель Усманов, Руслан Ибраһимов “Иң яхшы уенчы” номинациясендә җиңеп, истәлекле бүләккә һәм Мактау грамотасына лаек булдылар. Команданың тренеры Айдар Камалетдинов һәм яшь спортчыларыбыз Нияз Әбдиев, Илмир Батыров, Илназ Әхмәдуллин, Ринат Гайсин, Эдгар Гыймалетдинов, Тимур Ишниязов, Айнур Нурисламов, Айбулат Рәкыйпов, Раил Усманов, Айнур Хаков, Арсен Шәехов белән райондашларыбыз хаклы рәвештә горурлана ала.
Алсу Шәйхуллина,
балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
директоры урынбасары.
балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
директоры урынбасары.
Похожие новости:
-
27.02.2016: Спорт
Спорт яңалыклары
-
18.02.2016: Спорт
Спорт. СПОРТ. СПОРТ
-
19.09.2015: Спорт
Русия чемпионатында катнашу хокукына ия булып
-
16.07.2015: Спорт
Мәләвездән–җиңү белән!
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды