“Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек”
18-02-2017, 08:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 335 | Комм.: 0
Ил чакыргач, канлы яуга китте
Бер гөнаһсыз авыл баласы.
Әткәсенең терәк-таянычы,
Әнкәсенең йөрәк парәсе.
Рәсимә Ильясова.
Бер гөнаһсыз авыл баласы.
Әткәсенең терәк-таянычы,
Әнкәсенең йөрәк парәсе.
Рәсимә Ильясова.
Һәр ел саен 15 февральдә Әфганстан җирендә хезмәт иткән хәрбиләрне хәтерләү һәм искә алу көнендә, районда яшәүче яугир әфганчыларның очрашуы үткәрелә.
Әфганстанның утлы юлларын кыю үткән, гомерен куркыныч астына куеп интернациональ бурычын үтәгән, хәрби наградаларга лаек булган ир-егетләр бергә җыела. Таулар илендә булганнар үзләрен “Әфганчылар” дип атый, аларны көчле ирләр дуслыгы, туганлыгы берләштерә. 2013 елның 7 маенда район үзәгендә мемориаль мәйдан калыкты: сугышчы-интернационалчылар хөрмәтенә һәйкәл куелды. Ул символик мәгънәгә ия: башын иеп, тезләнеп торучы сугышчының һәлак булган яудашлары өчен тирән кайгы кичерүен күрсәтә. Яугирләрнең очрашу мизгелләре дә һәйкәл янында чәчәк-гөлләмәләр салудан, яу кырында һәлак булганнарны минутлык тынлык белән искә алудан башлана.
Чәчәк гөлләмәләре тотып сафлар булып килгән яугирләрне гимназиянең яшь армиячеләр отряды тере коридор ясап хөрмәтләп каршылады. Һәйкәл янында кулына корал тотып почетлы сакта торган Рамил Сәлимов белән Айнур Муллаянов “Яшь армиячеләр”нең республика слетында җиңү яулаган үсмерләр. Бу отряд күптән түгел генә оешса да, үсмерләребез хәрби белемнәрен, дисциплинаны яхшы үзләштерә, “Зарница” уеннарында активлыгы белән аерылып тора, республика күләмендәге ярыш-бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алуга ирешә, – ди штаб начальнигы Руслан Гыйрфанов. Үсмерләрнең хөрмәт күрсәтүеннән яугирләр дә канәгать булды.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
14.02.2017: Төрлесеннән
Ил чакыргач яуга киттек
-
20.12.2016: Спорт
Волейбол турниры үтте
-
18.02.2016: Район яңалыклары
Хәтердән чыкмый бу көннәр
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Ветераннар хөрмәтенә күркәм тантана үткәрелде
-
28.02.2015: Район яңалыклары
Солдат хезмәтенә – ныклы әзерлек белән!