» » Шатлыклы җиңүләр игелекле эшләргә рухландыра

Шатлыклы җиңүләр игелекле эшләргә рухландыра

17-01-2017, 09:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 248 | Комм.: 0
Шатлыклы җиңүләр игелекле эшләргә рухландыра
Аблай урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары Уфа шәһәрендәге җәмәгатьчелек фонды башлангычы белән тормышка ашырылган “Кыш бабайга хат” республика проектында катнаштылар һәм җиңүгә ирештеләр.
Проект шартларына ярашлы, укучылар, “Изге эшләр марафоны”на актив кушылып, төрле-төрле матур эшләр башкардылар. Җиңү паркында ата-аналар белән берлектә агач утырту, “Чиста су” акциясендә катнашу, Укытучылар көненә бәйрәм чарасы әзерләү, башлангыч сыйныф укучылары өчен әкият сәхнәләштерү, китапханәдә иске китапларга яңа сулыш өрү, район үзәгендәге социаль приюттагы балалар өчен кием-салым, уку кирәк-яраклары җыюда катнашу кебек эшләрне зур теләк белән үтәделәр. Барлык башкарылган эшләр турында слайдлар белән бизәлгән электрон хатны Кыш бабайга – аның Уфадагы штабына җибәрделәр.
Ниһаять, мәктәпкә 5нче класс укучыларының республика проектында җиңүләре һәм Уфаның шәһәр мәдәният сараенда үтәчәк Раштуа чыршысына чакыру билетлары белән бүләкләнүләре турындагы шатлыклы хәбәр килде.
Ә алтынчы гыйнварда укучылар республика башкаласында Яңа ел тамашасында булып та кайттылар. Кыш бабай белән Карсылу, күңелле җыр һәм бию, кызыклы уеннар, Яңа ел күчтәнәчләре – болар барысы да балаларның күңеленә хуш килде, шатлык өстәде. Бәйрәмдә катнашу һәм җиңү шатлыгы балаларның күңелен күтәреп, артабан да мондый проектларга кушылырга этәргеч бирде, яңа җиңүләр яулауга рухландырды. “Изге эшләрне тагын да күбрәк эшләячәкбез”, – дип артабан да актив булырга сүз куешты бишенчеләр.
Шушы күңелле сәфәрдә балаларны үзенең автобусы белән исән-имин йөртеп алып кайтучы шәхси эшкуар – авылдашыбыз Илшат Тимерҗан улы Йосыповка да укучыларның һәм ата-аналарның рәхмәте зур булды.

Әзерләде: Фәния Мөхиярова, сыйныф җитәкчесе.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: