» » Балаларны сөендереп

Балаларны сөендереп

10-01-2017, 10:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 234 | Комм.: 0
Шәфкатьлелек
Балаларны  сөендереп
Яңа ел бәйрәме алдыннан Яшьләр үзәге белгечләре “Без бергә!” ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары белән берлектә “Әтәч белән Маймыл ничек урын бүлгәннәр” дип исемләнгән Яңа ел тамашасы белән Чакмагыш гимназиясенең 7 сыйныф укучылары һәм район үзәгендәге балалар һәм үсмерләр өчен приютта чыгыш ясады.
Бәйрәм тамашасы дәвамында балалар барлык конкурс һәм уеннарда актив катнашты, табышмакларга җавап эзләде, җырлар җырлап, чыршы тирәсендә әйләнде. Шунысын да билгеләп үтү артык булмас: волонтерлар үзләренә йөкләтелгән рольләрне бик оста башкарды, әкият геройлары балаларга нык ошады. Чараны үткәрергә әзерләнгәндә яңа кешеләр – тагын да өч волонтерның кушылуы аеруча сөенечле. Һәр бала Кыш бабайдан татлы-тәмле күчтәнәчләр алып шатланды.
Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитет һәм Яшьләр үзәге бәйрәмне әзерләгәндә һәм оештырганда битарафлык күрсәтеп читтә калмаган, авыр тормыш хәлендә калган балаларга игътибар күрсәтеп, матди яктан ярдәм иткән һәр кешегә исемләп тормыйча ихлас рәхмәт белдерә.

Рузилә Әмирханова,
яшьләр үзәге социаль педагогы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: