Чакмагышта – яңа боз аренасы
27-12-2016, 10:38 | Район яңалыклары | Просмотров: 308 | Комм.: 0
Республика Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов 24 декабрьдә районыбызга эш сәфәре барышында яңа гына төзелеп беткән “Чакмагыш Арена” өсте ябулы боз шугалагын ачу тантанасында катнашты.
Чакмагыш җәмәгатьчелегенең күптәннән көткән өметләре акланды: чагыштырмача тиз арада – нибары өч ел эчендә район үзәгендә республика күләмендә беренчеләрдән булып заманча композитлы материаллардан иң яңа технологияләр кулланып төзелгән боз аренасы ачылды. Районыбызда спортның кышкы төрләре күптәннән үсешә инде. Төрле елларда чаңгыда узышу, кышкы биатлон, хоккей буенча зур уңышлар яулаган спортчыларыбызны республикадан читтә дә яхшы беләләр хәтта. Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназия ихаталарындагы боз мәйданнары дистәләрчә еллар республика авыл районнары, шулай ук Идел буе төбәгендә яшәгән тугандаш республикаларның яшь хоккейчылары өчен чәмле алыш мәйданы булды. Биредә үсеп чыныккан егетләрнең күпләре республика күләмендә дә танылды. Дистәләрчә тапкыр республика чемпионы исемен яулаган спортчыларыбызга ел әйләнәсенә күнекмәләр үткәреп тору өчен зур чыгымнар белән башкала ареналарына, хәтта күрше республикаларның боз сарайларына йөрергә туры килде. Ә район үзәгендә ачык һавада суык көннәрдә җаваплы уеннар үткәрү зур авырлыклар тудырды.
Шушыларны исәпкә алып, 2011 елның октябрендә ул чактагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Радик Рәис улы Шәймөхәммәтов республика башлыгының районыбызга чираттагы эш сәфәре барышында район үзәгендә өсте ябулы боз шугалагын төзү мөмкин булмасмы, дип мөрәҗәгать итте. Рөстәм Зәки улының хуплавын алгач, муниципаль район хакимияте башлыгы, үзе дә спорт белән актив шөгыльләнүче Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, тиз арада проектын эшләтеп, 2013 елда тәүге нигез ташларын салдыртып, зур чыгымнар сорый торган объект төзелешен дәүләт яклавы программасына кертүгә иреште. “Башнефть” акционерлар компаниясенең финанслата ярдәме 152,9 миллион сум булган әлеге объектның гомум хакы 158,5 миллион сумлык булды, 5,6 миллион сумы муниципаль район бюджетыннан юнәлтелде.
Төзелешне башыннан ахырынача Дүртөйле шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән “Стройгаз” җәмгыяте башкарды. Аның директоры Рөстәм Альберт улы Вәлиев белдерүенчә, комплекс төзелешендә һәм аны җиһазлауда инновацион технологияләрдән файдаланганнар. Стеналары һәм түбәсе җылылык саклаучы композит материаллардан эшләнгән, боз мәйданы астында туфрак җылыту җайланмасы корып, энергияне сакчыл тотынырлык бина эчендә аерым температура режимын саклаучы җилләткеч системадан файдаланып, үзаллы җылытыла һәм төрле хәлләрдә файдалана алырлык электр генераторлы гомум мәйданы 2983 квадрат метр тәшкил иткән мәһабәт заманча бина эчендә Русиянең хоккей федерациясе таләпләренә җавап биргән 59х29 метр күләмле боз мәйданы, 52 кеше сыйдырышлы һәркайсы душ белән җиһазландырылган, инвентарьләр элгеч шкафы булган дүрт кием алмаштыру бүлмәләре, 184 тамашачыга исәпләнгән креслолар урнашкан. Даими рәвештә боз өстендә тиешле температура тоту корылмасы, мәйдан өслеген шомарткыч машина да заманча. Бина тирәли спорт чаралары үткән мәлләрдә башкаларга комачауламаслык итеп 50 автомашина урнаштыру мөмкинлеге дә бар.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Похожие новости:
-
08.12.2016: Район яңалыклары
Соңгы эшләр тәмамлану алдында
-
23.08.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Республика җитәкчесе – Чакмагышта
-
07.06.2016: Район яңалыклары
Премьер-министр Чакмагышта
-
24.10.2015: Район яңалыклары
Боз шугалагыбыз да булачак
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды