» » Басма матбугатка ихтыяҗ зур

Басма матбугатка ихтыяҗ зур

27-10-2015, 11:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 399 | Комм.: 0
Абунәчеләр көне тәэссоратлары
Басма матбугатка ихтыяҗ зур
Район үзәгендә, алдан хәбәр ителгәнчә, Абунәчеләр көне 23 октябрьдә үзәк базарда оештырылды. Анда “Кызыл таң”, Өмет”, “Тулпар”, “Әллүки”, “Тамаша”, “Шоңкар” һәм башка республика матбагалары вәкилләре белән берлектә район “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләре хезмәткәрләре дә гәзит укучылар белән турыдан-туры аралашты, аларга үзләре яратып укыган басмаларга киләсе елга да язылып куярга форсат тудырдылар.
Чакмагыш почтамты хезмәткәрләре чараны яхшылап оештыру юнәлешендә күп көч салганнар. Билгеләнгән урынга махсус өстәлләр китереп куеп, үз хезмәткәрләренә һәм матбугат басмалары вәкилләренә халык белән тыгыз аралашырга мөмкинлек тудырдылар.
Райондашларыбызга рәхмәт: әлеге чарадан файдаланып, ярыйсы гына отышлы шартларда күпләр үзләре яраткан басмаларга язылып куйдылар. “Игенче”без белән киләсе елда да дуслыкны дәвам итәргә теләк белдергән ике дистәдән артык абунәчебез тоташ еллык, берничәсе – яртыеллык язылу квитанцияләренә өстәп, редакциянең махсус бүләкләрен дә алдылар. Күпләр редакциянең үзенә кереп тә язылдылар әле. “Кызыл таң”, “Өмет”, “Тулпар”, “Тамаша” һәм башка басмалар вәкилләре дә матур бүләкләр алып килгән иде, әлеге чара барышында язылучыларга алардан да күчтәнәчләр эләкте. Мондый күзгә-күз карашып аңлашу-аралашу безгә, гәзитчеләргә, абунәчеләребезне борчыган проблемалар белән якыннан танышырга, аларның теләк-тәкъдимнәрен яхшырак белергә ярдәм итә.
Әлеге чара басма мәгълүмат чараларына ихтыяҗның һаман да зур саклануын тагын бер мәртәбә дәлилләде.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: