Котлыйбыз!
24-12-2015, 10:09 | Котлаулар | Просмотров: 559 | Комм.: 0
Электр энергетикасы тармагын үстерүгә керткән зур өлеше, югары һөнәри күрсәткечләргә ирешкәне өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Энергетиклар көне уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән “Башкортстанның энергия бүлеп сату компаниясе” җәмгыятенең Октябрьский районара бүлекчәсенең Чакмагыштагы участогының энергия бүлеп сату инженеры ТИМУР ЮНИР УЛЫ БӘДРЕТДИНОВ “РусГидро” энергия бүлеп сату компаниясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
*****
Русия Федерациясе Пенсия Фондының Башкортстан Республикасындагы идарәлеге тарафыннан үткәрелгән “Иминият” (страховка) иганәләре буенча иң яхшы администратор” исеменә үткәрелгән бәйгедә аның Чакмагыштагы бүлекчәсе белгече Вадим Фәнәви улы Шаһабетдинов өченче урынны яулады.
*****
Курск шәһәрендә үткән “Көз, синең белән хушлашырга вакыт” дип исемләнгән ХVIII гомумрусия конкурсының “Декоратив-гамәли иҗат. Җәнлекләр дөньясы” номинациясендә катнашып, район үзәгендәге 1нче санлы “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбияләнүче ДИНАР ГӘРӘЕВ (педагог-кураторлары: өлкән тәрбияче Луиза Марсель кызы Абдрахманова һәм тәрбияче Резида Тәлгать кызы Сәлимова) III урынны яулады. Кечкенә җиңүчегә “Очкын” инновацион мәгариф идеяләре үзәге Дипломы тапшырылды.
Похожие новости:
-
17.12.2015: Котлаулар
Котлыйбыз!
-
19.09.2015: Спорт
Русия чемпионатында катнашу хокукына ия булып
-
14.05.2015: Спорт
Егетләребез сынатмады
-
11.04.2015: Котлаулар
Котлыйбыз
-
15.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада