» Материалы за 15.03.2016

Котлыйбыз!

28 (11110) | 15-03-2016, 10:32 | Спорт | Просмотров: 312 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
Бәйрәм көннәрендә Салават шәһәрендә ир-егетләр арасында спортның пауэрлифтинг төрендә штанганы яткан килеш күтәрү буенча Башкортстан Республикасы Кубогына ярышлар үтте. Уфа, Ишембай, Стәрлетамак, Күмертау, Октябрск шәһәреннән, Чакмагыш, Чишмә районнан барлыгы 160 спортчы катнашты. Безнең районнан Илдар Низамов 83 килограммга кадәр авырлык категориясендә 167,5 килограмм штанга күтәреп, II урын яулады. Якташыбыз Башкортстан Республикасы җыелма командасы составына кертелде һәм бу спорт төре буенча Русия Кубогына оештырылачак ярышларда катнашчак.



Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, җырлап-биеп кенә яшик без

28 (11110) | 15-03-2016, 10:27 | Район яңалыклары | Просмотров: 322 | Комм.: 0
Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, җырлап-биеп кенә яшик без
Үзешчәннәр бәйгесен Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе талантлары йомгаклады, сәхнә мәдәниятен, камиллек үрнәге күрсәтте. Бу, әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләренең бердәмлеге, ел әйләнәсенә актив эшләве нәтиҗәсе булды. Форсаттан файдаланып Юмаш авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рәмилә Сәлимгәрәева белән әңгәмәләшеп алдык.



Язылу хаклары артканчы өлгерик!

27 (11109) | 15-03-2016, 10:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Хөрмәтле райондашлар!

“Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – Башкортстан Республикасы буенча почта хезмәте идарәлегенең матбугат басмаларын тарату бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 1 апрельдән агымдагы елның икенче яртысына үзәк һәм республика басмаларына язылу хакы 10 процентка, район гәзитләренә – 24 процентка артачак.



Эшлекле ярдәм бик кирәкле булды

27 (11109) | 15-03-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 346 | Комм.: 0
Эшлекле ярдәм бик кирәкле булды
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе инициативасы белән булдырылган “Реаль эшләр” проекты ярдәмендә күп урыннарда халык яшәгән пунктларда актуаль социаль, мәдәни һәм инфраструктураны үстерү проблемаларын хәл итүгә ирешелде. Безнең районда да әлеге яңалыкны хуплап кабул иттеләр һәм һәр авылдагы халык җыеннарында кичекмәстән хәл ителүен сорап 43 мөрәҗәгать керттеләр. Арадан өчесен тормышка ашыруны 2015 елга билгеләделәр.