» Материалы за Февраль 2016 года » Страница 4

Хуҗалык елы нәтиҗәләрен барлап

14 (11098) | 6-02-2016, 09:39 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 379 | Комм.: 0
Хуҗалык елы нәтиҗәләрен барлап
“Волга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы әгъзалары да үткән елны уңышлы гына тәмамлады, 2016 елны күтәренке рухта башлап җибәрде. Гомум җыелышка да кооператив әгъзалары дәррәү килде.



Тозлыкушлылар башлап җибәрде

14 (11098) | 6-02-2016, 09:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 444 | Комм.: 0
Тозлыкушлылар башлап җибәрде
Жирәбә буенча быелгы халык иҗатының район фестивален башлап җибәрү тозлыкушлылар бәхетенә тиде.
Авыл мәдәният йортының фойесына килеп керүгә үк тамашачыны “Чакмагышым – туган ягым” күргәзмәсе каршы ала. Ул туган якның данлыклы иҗат кешеләренә багышланган стенд белән башланып китә. Аннары инде концертка килүчеләр кул эшләре осталарының иҗат җимешләренә тап була. Үз куллары белән бәйләгән, теккән, чиккән, фанерадан ясалган матур-матур әйберләр дә урын алган биредә.



Ышанычлы адымнар белән үсеш юлыннан

13 (11097) | 4-02-2016, 10:07 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 381 | Комм.: 0
Ышанычлы адымнар белән үсеш юлыннан
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында узган 2015нче хуҗалык елына йомгак ясау, агымдагы елга эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүгә багышланган хисап-сайлау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, ярышучы хуҗалык – “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов, Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вазих Фаил улы Ихсанов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.



Ледовая дискотека, посвященная Дню студента

13 (11097) | 4-02-2016, 10:02 | Төрлесеннән | Просмотров: 339 | Комм.: 0
Ледовая дискотека, посвященная Дню студента
Вместо платья – удобные старые джинсы и теплый свитер, вместо туфель – коньки, а вместо танцпола – искрящийся лед. 29 января 2016 на хоккейном корте МБОУ СОШ №1 села Чекмагуш председателем комитета по делам молодежи, физической культуре и спорту Р.Ф.Бикмухаметовым и специалистами МБУ Молодежный центр была проведена дискотека на льду, посвящённая Дню студента.



Һөнәри осталыкка ирешеп

12 (11096) | 2-02-2016, 10:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 321 | Комм.: 0
Һөнәри осталыкка ирешеп
29 гыйнварда гимназиядә “Ел укытучысы – 2016” конкурсы үтте. Биредә районыбызның 10 мәктәбеннән килгән 11 укытучы һөнәри осталыкта көч сынашты. Һәр елдагыча, конкурс 3 этапта үткәрелде. Ярышның беренче өлешендә укытучылар әзерләгән материаллар каралды, икенче өлешендә ачык дәресләр, мастер-класс күрсәтелде һәм өченче этапта визит карточкасын тәкъдим итү булды.