» Материалы за 01.09.2015

Булдыклылар дәвам итә

№100 11034 | 1-09-2015, 12:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 524 | Комм.: 0
Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамладым. Ту-ган ягым Туймазыда да эшкә кайтуымны көтәләр иде, әмма язмыштыр инде — миңа юллама буенча Чакмагыш районына килергә туры килде. 1962 елда район ветлечебницасында эшли башладым. Фермаларда мал-туар ишле, иң борчылдырганы – йогышлы чирләр күп иде.



Басу эшләре барышы

№100 11034 | 1-09-2015, 12:08 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 484 | Комм.: 0
Басу эшләре барышы
Әледән-әле явып киткән яңгырлар уракны югары темпта башкарырга комачауласа да, игенчеләр, зур тырышлык салып, кайнар тир түгеп үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алырга өметләнә һәм һәр аяз минутны файдаланып калырга омтыла. Бүгенге көнгә бөртекле һәм кузаклы культураларның 55,7 проценты сугып алынган.



Белем учаклары янә ишекләрен ача

№100 11034 | 1-09-2015, 12:05 | Төрлесеннән | Просмотров: 381 | Комм.: 0
Бүген районның 25 мәктәбендә беренче кыңгырау бәйрәме үтә. Мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап кергән 396 райондашыбыз өчен ул беренче тапкыр яңгырый. Яңа 2015-2016 уку елында барлыгы 3334 укучыга 374 педагог белем һәм тәрбия бирәчәк, 11 сыйныфны 155 егет һәм кыз тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басачак.



Изге өметләр аклансын!

№100 11034 | 1-09-2015, 12:02 | Котлаулар | Просмотров: 426 | Комм.: 0
Беренче сентябрь һәммәбезнең күңелендә ак өметләр, олы максатларга юл башы булып саклана. Ак күлмәкле, ак алъяпкычлы малайлар һәм кызлар өр-яңа көч белән белем баскычыннан үрләргә артыла башлый, укытучы абый-апалары аларны илебез өчен кирәкле, белемле һәм тәрбияле гражданнар итеп үстерү юлында яңа уңышларга юл сала, дулкынланган әти-әниләре исә, газиз балаларының якты киләчәген хәстәрләп, мәктәп белән тыгыз бәйләнештә белем һәм тәрбия дөньясына чума.