» » Дәүләт бүләкләренә лаек булдылар

Дәүләт бүләкләренә лаек булдылар

21-02-2017, 08:44 | Район яңалыклары | Просмотров: 413 | Комм.: 0
Дәүләт бүләкләренә лаек булдылар
17 февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Орденнар, күкрәккә тагыла торган аерым билгеләр, Мактау грамоталары, мактаулы исемнәр һәм Рәхмәт хатлары белән сәнәгать, энергетика, төзелеш, торак-коммуналь һәм урман хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы, дәүләт хезмәте, муниципаль үзидарәлек, коткару хезмәтләре, юридик, банк, социаль, эшкуарлык һәм сәүдә, физкультура һәм спорт, матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче 50 кеше бүләкләнде.
Алар арасында берьюлы өч райондашыбыз булуы аеруча сөенечле. “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы водителе ИРЕК ФӘНДҮЗ УЛЫ ЛАТЫЙПОВка II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәт-ләре” өчен ордены, Башкортстан Республикасының “Республика Башкортстан” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе филиалы – Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры, “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләре мөхәррире ФӘНИС ФИДАН УЛЫ ӘМИРХАНОВка “Башкортстан Респуб-ликасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре” исеме, җаваплылыгы чикләнгән “Строитель” җәмгыяте директоры ФӘЙРҮЗӘ ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ ГЫЙМАЕВАга Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы тапшырылды.
Башкортстан өчен ел яхшы башланды. Гыйнвар нәтиҗәләре буенча да күрсәткечләр яхшы. Республика Башлыгы Р.Хәмитов белдерүенчә, алар төбәк икъ-тисадында, сәнәгатьтә үсеш башлануын исбатлый. “Төп бурыч – халыкка лаеклы яшәү шартларын тәэмин итү”, – диде ул хезмәт алдынгыларын бүләкләү танта-насында. —Үсештә сезнең дә өлешегез зур, нәкъ шуңа да лаеклы бүләкләрегезне аласыз”, – диде республика Башлыгы бүләкләү барышында.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: