» » Авылны уңганнар яшәтә

Авылны уңганнар яшәтә

14-01-2017, 09:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 282 | Комм.: 0
Авылны уңганнар яшәтә
Басулар, ак мамык юрганын ябынып, тирән йокыга талган. Авыл кыш хакимлегендә калган. Бу тыштан караганда гына шулай. Авыл эшчәне күңелендә инде яз. Гөрләвекләр ташып акканчы һәммәсен хәстәрләп калырга омтыла ул.
Машина-трактор паркларында, мастерскойларда эш тукталмый. Чәчү вакыты җиткәнче авыл хуҗалыгы машиналарын, техниканы ремонтлап-көйләп, әзерлек сызыгына куярга тырышалар. Без-нең “Волга” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре һәр мәшәкатьне бергәләп, киңәш-табыш итеп, үзара ярдәмләшеп аткара. Хуҗалыкта өч бригада, һәркайсында – дустанә коллектив, алар үз иңенә тапшырылганны намус белән башкарырга омтыла. Язгы кыр эшләренә әзерлектә актив катнашкан авыл уңганнарын исемләп атап үтәсем килә. Бе-ренче бригада МТМсы Түбән Каръяудыда урнашкан. Биредә төп эшчәнлек бригадирның техника буенча ярдәмчесе Флүр Габдуллин җаваплылыгында. Ул үзе эретеп ябыштыру эшләрен дә башкара. Яшь егет Алмаз Арысланов та биредә тимерче һөнәре буенча матур гына тәҗрибә туплап килә.
Бригадирның техника буенча ярдәмчесе Фиргать Йосыпов Яңа Каръяудыда, ягъни икенче бри-гададагы эшчәнлекне алып бара. Кулыннан килмәгән эше юк: оста тимерче, кызу эшләр чорында техника иярләп, басуларны иңли. Теләсә нинди эшне коеп куючы слесарь Рузил Әхмәдуллин – аның уң кулы.
Яңа Бирде бригадасында да эшләр көйле. Бригадирның техника буенча ярдәмчесе Вәли Шаһвәлиев, тимерче Фидрат Әминев, сле-сарь Фларис Гайсаров, эретеп ябыштыручы Илфир Ситдыйков ремонтның сыйфатлы башкарылуы өчен дә зур көч сала. Баш инженер Финат Сәетов хуҗалык буенча басу эшләренә әзерлекнең үз-биеклегендә алып барылуы өчен хәстәрлек күрә. Баш агроном Илдус Сәетовның үз мәшәкатьләре: җирнең уңдырышлыгын күтәрү, чәчү материалын әзерләү, югары сортлы орлыклар булдыру – аның вазифасында. Бригадирлар хезмәтне оештыра, эш вакытында килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә башлап йөри. Билгеле, механизаторлар өчен дә кооперативта эш фронты киң. Гомумән, хезмәтчәннәребезнең тырышлыгы авылны яшәтә, киләчәккә дә өмет уята.

Гөлнара Әбүбакирова,
бухгалтер.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: