Киңәшле эш таркалмас
№ 100 (11182) | 3-09-2016, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 328 | Комм.: 0
24-26 августта район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Быел ул “Мәгариф системасы – шәхесне социальләштерү үзәге” дигән лозунг астында оештырылды. Беренче ике көндә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә һәм гимназиядә укытучылар секцияләргә бүленеп эш алып барды. Анда белем бирү учреждениеләренең үткән уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, көнүзәк мәсьәләләр тикшерүгә чыгарылды һәм аларны хәл итү юллары ачыкланды. Район мәгариф системасының киләчәген тагын да яхшырту максатында мөһим карарлар кабул ителде.
Җәйләүләрдән кайтыр чакта…
№ 99 (11181) | 1-09-2016, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Җәйнең эссе килүе, көтүлекләрдәге үләннәрнең июль башларында ук корып-саргаеп бетүе уңайсызлыклар тудырса да, районыбыз терлекчеләре сөт җитештерүне киметүгә юл куймады. Кайбер хуҗалыкларда күрсәткечләр хәтта былтыргыдан югарырак та. “Заря” авыл хуҗалыгы малчыларының эшчәнлеге данлауга лаек.
Корбан гаете алдындагы 10 көннең фазыйләте
№ 99 (11181) | 1-09-2016, 10:22 | Төрлесеннән | Просмотров: 324 | Комм.: 0
3 сентябрьдә ислам дөньясында мәртәбәле айларның берсе булган зөлхиҗҗә ае башлана. Аллаһы Тәгалә аеруча билгеләп киткән вакыт аралыклары исемлегендә шушы айның беренче ун көне дә бар. Бу көннәрнең фазыйләте һәм бөеклегенә Коръәни-Кәримдә дә күрсәтмә бар. Алар Аллаһ каршында бөек. Аллаһы Тәгалә бу көннәрдә башкарылган игелекле гамәлләрне барысыннан да ныграк ярата. Беренче ун көн арасында иң яхшы ике көн бар. Алар – Корбан бәйрәме (зөлхиҗҗә аеның унынчы көне, быел 12 сентябрьгә туры килә) һәм Гарәфә көне (тугызынчы көн, быел 11 сентябрь).