Кыска хәбәрләр
30-08-2016, 10:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 315 | Комм.: 0
Башкортстан мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Татарстанда күчмә семинар оештырды. Милли мәдәниятнең көнүзәк темалары буенча фикер алышулар өч көн дәвам итте. Башкортстан вәкилләре күрше төбәктә “Авыл клубы” программасы чикләрендә төзелгән объектларга барып, күп функцияле үзәкләрнең эше белән танышты. Алабугада кунакларга авыл туризмы үсеше турында сөйләделәр. Дүшәмбе көнне “Казан Кремле” музеена экскурсия оештырылды. Шул ук көнне кич Татарстан Мәдәният министрлыгында күчмә семинар нәтиҗәләре барланды, ике республика арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралды.
Изгелекле һөнәр иясе
№ 98 (11180) | 30-08-2016, 09:58 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 385 | Комм.: 0
Ветеринариядә очраклы кешеләр эшли алмыйдыр, мөгаен. Авырлыгы да, җаваплыгы да бар бу хезмәтнең. Иң мөһиме — төпле белемгә ия булу һәм аны файдалана белү, камиллеккә омтылу кирәк.
Бу изге, игелекле һөнәрне үз иткәннәр гомер буена аңа тугрылыклы кала. Коллектив башлыча шушы тынгысыз да, мәшәкатьле дә һөнәрне сайлап, эшен намус белән башкаручылардан тора
Буа буенда өмә үтте
№ 98 (11180) | 30-08-2016, 09:47 | Төрлесеннән | Просмотров: 376 | Комм.: 0
Русия буенча игълан ителгән “Хыялдагы илем” акциясе кысаларында район үзәгендә экологик өмә оештырылды. Чакмагыш буасы буйлары тазартылды. Өмәдә үз җирен сөйгән, аны һәрвакыт матур итеп күрергә теләгән ватанпәрвәрләр катнашты дисәк, урынлы булыр. Ә менә чүпләүчеләр юк иде.
Җаваплылылыгы чикләнгән “Землемер” җәмгыяте, район элемтә узелы, Русия почтасы, үзәк китапханә, физкультура-савыктыру комплексы, мәшгульлек үзәге коллективлары активлык күрсәтте. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хезмәткәрләре эшне башлап, оештырып йөрде, хәтта икенче көнне үзләре генә дә өмә ясап, калган чүп-чарны җыйды.