» Материалы за 25.08.2016

Шәхесне социальләштерү максатын куеп

96 (11178) | 25-08-2016, 09:59 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 385 | Комм.: 0
Шәхесне социальләштерү максатын куеп
Башкортстан республикасының Конгресс-Холл бинасында 8 августтан12 августка кадәр мәгариф хезмәткәрләренең ел саен уза торган август киңәшмәсе үтте. Ул быел “ Мәгариф системасы – шәхесне социальләштерү үзәге” дип исемләнде.
Районда укытучыларның август киңәшмәсе 24 августтан 26 августкача дәвам итәчәк. Бу өч көндә мәгариф хезмәткәрләре фикер алыша, педагоглар секцияләргә бүленеп, узган уку елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясый, яңа уку елына бурычлар билгели.



Тургай моңнарына тиңләшерлек җыр яңгырады басу өстендә

96 (11178) | 25-08-2016, 09:49 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Тургай моңнарына тиңләшерлек җыр яңгырады басу өстендә
Урак чоры – авыл эшчәннәре өчен иң тынгысыз чор.  Басуда эшләүчеләрне исә эш киеренкелеге генә түгел, гадәти булмаган һава шартлары, эсселек тә сыный.
Әмма, авырлыкларга карамастан, кара тир түгеп чәчеп үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен, бар тырышлыгын сала механизаторлар. Аларның җиңел булмаган хезмәтен берникадәр төрләндереп, күңелле ял минутлары бүләк итү максаты белән мәдәният хезмәткәрләренең басуларга чыгып җыр-моң бүләк итүе – еллар буена традициягә әверелгән күркәм гадәт.



Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде

96 (11178) | 25-08-2016, 09:45 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 363 | Комм.: 0
Авыл Советлары биләмәләрендә хакимият көннәре бара. Бу чаралар чикләрендә муниципаль район хакимияте җитәкчеләре һәм бүлек мөдирләре урыннарга чыгып, халык белән очрашулар үткәрә. Чираттагы шундый очрашуларның берсе үткән атнада Рәҗәп авыл биләмәсендә үтте. Аның барышында бу төбәктә яшәүчеләр белән турыдан-туры диалог үтте, шушы төбәк халкы өчен көнүзәк булган авыл юлларын ремонтлау һәм биләмәдәге экологик хәлгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Очрашу авыл Советы хакимияте башлыгы Редик Хәмзә улы Хәкимовның чыгыш белән башланды. Ул төбәктәге демографик хәлгә тукталды, мондагы авылларның социаль-икътисади хәлен һәм артабангы үсеш перспективаларын тасвирлады, шулай ук белем бирү, сәламәтлек саклау һәм спортка кагылышлы темаларга да тукталды.