» Материалы за 18.08.2016

Хәрәкәттә бәрәкәт

18-08-2016, 10:17 | Спорт | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Хәбәр итүләренчә, Русия Хөкүмәте карары белән илебездә халыкны сәламәт тормышка җәлеп итү максатыннан СССР чорындагы ГТО нормативларын үтәү яңадан тергезелде.
ГТО( Хезмәткә һәм оборонага әзермен) комплексының максаты һәм бурычлары ике өлештән тора: беренчесендә (нормативлар буенча тестлар) билгеләнгән нормалар нигезендә физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерү һәм ГТО комплексларын үтәүчеләрне “билгеләр” белән бүләкләү күз уңында тотыла. Икенче өлешендә гражданнарны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү күзаллана.



Уңган шофер

93 (11175) | 18-08-2016, 10:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 408 | Комм.: 0
Уңган шофер
Урак кыюларны ярата. Бу сүзләрдә хаклык та бар. Әнә шундый шәхесләрнең берсе — “Герой” хуҗалыгы шоферы Азамат Батыев. Кырлардан икмәк ташучы Азамат уракның уңышлы баруына үзенең лаеклы өлешен кертә. Азамат армиядән кайту белән туган хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. Хәзер 1993 елдан башлап “КамАЗ” автомашинасын иярли. Ерак юлларда да йөрергә туры килә аңарга, кышын хуҗалыкка ашлама ташый. Кайда гына йөрмәсен, бер тапкыр да авария ясаганы булмаган аның. Узган елны урып-җыю кампаниясендә Азамат Батыев 23 мең 700 центнер ашлык ташып, хуҗалык буенча беренче урынны алган. Быел да ул район буенча алдынгылар сафында бара.



Басуларда хезмәт туе

93 (11175) | 18-08-2016, 10:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 347 | Комм.: 0
Районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагы уңышлы гына дәвам итә. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы уңганнары аны тәүгеләрдән булып тәмамлады. “Заря” хуҗалыгы басуларында да санаулы гектарларны урып-суктырасы калды. “Базы”, "Победа", “Герой” кооперативларында хезмәт темпы югары.
Мал азыгы хәзерләүчеләрнең үз хәстәрлеге: сенаж, фуражын мөмкин кадәр күбрәк туплап калу өчен көрәш дәвам итә бүген.