Йөрәкләрдә сүрелми сакланыр!
№ 50 (11132) | 7-05-2016, 09:32 | Котлаулар | Просмотров: 426 | Комм.: 0
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре!
Хөрмәтле райондашлар!
Хөрмәтле райондашлар!
Илебез халкы быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгели. Җиңү көне – безнең өчен иң якты, иң кадерле, иң изге, күз яшьләренә манчылган шатлыклы бәйрәм, ул безнең данлы үткәнебезнең бер чагылышы, уртак горурлыгыбыз да.
Басу эшләре барышы
7-05-2016, 09:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 343 | Комм.: 0
Игенче күңелен сөендереп, язгы яңгырлар да явып үтә. Басуларда җир эшкәртү комплексы агрегатлары артыннан ук чәчүчеләр гарәбәдәй орлыкларны туфракка күмдерәләр. Бәйрәм көннәрендә дә кырларда хезмәт шавы туктамый. Авыл хуҗалыгы идарәлегеннән 6 майда алынган мәгълүматлардан күренүенчә, район хуҗалыкларында 18310 гектардан артык мәйданнарда бөртеклеләр чәчелгән, бу планга карата 54,6 процент тәшкил итә.
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле ветеран!
№ 50 (11132) | 7-05-2016, 09:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 317 | Комм.: 0
6 май көнне Чакмагышта гомер итүче батыр йөрәкле, кыю яугир, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрвәр Габдулхак улы Халиковны район Яшьләр үзәге исеменнән Р.Ф. Бикмөхәммәтов, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия” оешмасының Чакмагыштагы бүлеге исеменнән И.Ф.Шәйдуллин, Чакмагыш гимназиясенең 9Б сыйныфы укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Г.Р. Нәбиева, телевидение һәм редакция хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрикләргә җыелды.