» Материалы за Март 2016 года » Страница 5

Туган ягым минем, газиз җирем, Шундый иркен синдә сулавы

24 (11106) | 3-03-2016, 09:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 454 | Комм.: 0
Туган ягым минем, газиз җирем, Шундый иркен синдә сулавы
Яңа Балтач мәдәният йортына килеп керү белән игътибарны оста куллар күргәзмәсе җәлеп итте. Күз явын алырдай, чын сәнгать әсәре булырдай эшләр байтак монда.
Күргәзмәнең хуҗабикәсе – китапханәче Раушания Гәрәева барчасы белән таныштыра, кызыксынучыларның сорау-ларына җавап бирә, авыл уңганнарының исемнәрен атап үтә. Кул эшенә маһирлар арасында төрле буын вәкилләре бар. “Кызлар кулы гөл коя” бүлегендә тегү, чигү, бәйләм әйберләр урын алган.



Район халкы игътибарына!

1-03-2016, 10:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 285 | Комм.: 0
Агымдагы елның 1 мартыннан район үзәк дәваханәсенең теш дәвалау кабинеты Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 82 йорт адресы буенча урнашкан ( хәзерге ДОССАФ) бинага күчерелде. Теш дәвалау-алдыру кебек стоматологик ярдәм алыр өчен шимбә һәм якшәмбедән тыш барлык эш көннәрендә 8.15 сәгатьтән 16.27 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин (12.00 сәгатьтән 13.00гә кадәр – төшке аш вакыты).

Район үзәк дәваханәсе администрациясе.



Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, зур дәрт белән янып яшик без!

23 (11107) | 1-03-2016, 10:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп,  зур дәрт белән янып яшик без!
Район мәдәният йортына авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүче хезмәт алдынгылары, агросәнәгать өлкәсен хезмәтләндерүче предприятиеләр хезмәткәрләре җыелды. 2015 елда башкарылганнарга йомгак ясалды, агымдагы чорга план-максатлар билгеләнде. Район аграрийларының гомум җыелышын район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды.



Җитезлектә, кыюлыкта көч сынашып

23 (11107) | 1-03-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Җитезлектә, кыюлыкта көч  сынашып
23 февраль – чын ир-егетләр бәйрәме ул. Изге бурычын үтәгән, я булмаса әлеге көндә илебез киңлекләрендә, чикләрендә хәрби хезмәттә булучылар һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар билгеләде бу көнне.